Казаннан “Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA яшел дөнья чемпионаты™” проекты “ДЧ-2018 волонтерлык программасы мирасы” конкурсы финалистлары арасына керде

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара волонтерлар көне алдыннан “Сколково” инновацияле үзәгендә “Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының™ волонтерлык программасы мирасы” иҗтимагый әһәмияткә ия проектларның бөтенроссия конкурсы финалы узды. Оештыручыларга иң кызыклы проектларны тәкъдим итүче ДЧ-2018 волонтерына кандидатлар үз проектларын туган шәһәрләрендә гамәлгә ашыру мөмкинлеген алдылар. Аларга бу эштә “Россия-2018” Оештыру комитеты ярдәм итәчәк.

Казан шәһәренең тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытучысы Дмитрий Спиридонов тарафыннан тәкъдим ителгән “Яшел ДЧ-2018” проекты экология юнәлешендәге проектлар арасында иң яхшысы дип танылды. Проектның максаты – Казан шәһәрендә Футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионаты™ волонтерлары арасында экология мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итү. Проект авторы уенча, волонтерлык программасында катнашучылар берничә станциядә: “ЭкоМаркет” (әйберләрне табигатькә мөмкин булган кадәр зыян салмыйча сатып ала белү); “ЭкоДом” (үз йортыңны экологик чиста, сәламәт һәм арзанлы итеп җиһазлый белү); “Разделяй” (“Аерып җый”) (чүп-чарны төрләргә бүлеп җыя белү); “Яшел Татарстан” (Татарстан Республикасының табигый байлыклары белән танышу); “Сколько” (“Күпме”) (теге яки бу төрдәге чүп-чарның күпме вакыт аралыгында череп таркалуы турында белемнәрне тикшерү); “Тест” (экология өлкәсендәге белемнәрне тикшерү) станцияләрендә “Яшел ДЧ-2018” нормативларын тапшырып, үзләренең экология мәдәниятләре дәрәҗәсен тикшерәчәкләр.

Нормативларны уңышлы тапшырган һәм “Яшел ДЧ-2018” аерымлык билгесенә ия булган катнашучылар, Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ вакытында чүп-чарны аерып җыю эшендә нәтиҗәле хезмәттәшлек итә алачаклар. ДЧ-2018 вакытында җыелган пластик шешәләрдән диаметры 7 метрдан да ким булмаган, футбол тубы рәвешендәге инсталляция булдырылачак, соңыннан бу шешәләрне кабат эшкәртүгә алып китәчәкләр.

Финалистларның проектлары “Россия-2018” Оештыру комитеты ярдәмендә аларның үз туган шәһәрләрендә гамәлгә ашырылачаклар һәм Футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионаты™ уза торган төбәкләрне тагын да матуррак, уңайлырак һәм кызыклырак итәргә ярдәм итәчәкләр.

Инде билгеле булганча, 2017 елның октябрендә старт алган Конкурста ДЧ-2018 волонтерларына кандидатлардан 1500дән артык волонтерлык инициативалары алынган иде. Алар спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше, урбанистика һәм шәһәр киңлекләрен, мәдәниятне, туристлыкны, социаль өлкәне, экологияне үстерү өлкәләрендә проектларга заявкалар биргәннәр иде.

2017 елның 2 нче декабреннән 4есенә кадәр “Сколково”дагы Креатив мәктәп кысаларында финалга узган 26 проект авторлары үз эшләрен “Россия-2018” Оештыру комитеты, “Сколково” фонды, Югары икътисад мәктәбе, Туристлык буенча федераль агентлык (Ростуризм) кураторлары җитәкчелегендә җентекләп эшләп бетерделәр. Конкурсантлар “Россия-2018” Оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин, ДЧ-2018 Илчесе, Футбол буенча Россия җыелма командасының элеккеге капитаны Алексей Смертин һәм Ростуризм җитәкчесе киңәшчесе Светлана Сергеева кулыннан бүләкләр алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International