19 нчы декабрьдә Россия Спорт министрлыгында 2017 ел нәтиҗәләре буенча физик культура һәм спорт өлкәсендә Милли премия лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел беренче тапкыр ГТО комплексына багышланган номинация дә кертелгән иде. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” – ГТО комплексының федераль операторы әлеге номинациядә жюри составына керде.
Чарада дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, спорт төрләре буенча бөтенроссия федерацияләре җитәкчеләре, күренекле спортчылар һәм тренерлар, физкультура-спорт эшләрен оештыручылар, шул исәптән Россия спорт министры Павел Колобков, Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, ГТО комплексының федераль Илчеләре Светлана Журова, Александр Карелин һәм башка олимпия чемпионнары да катнашты.
2017 елда физик культура һәм спорт өлкәсендә Милли премия лауреатлары 11 номинациядә билгеләнде.
Россия фигурачысы, олимпия чемпионы Илья Авербух “ГТО комплексы – сәламәтлеккә һәм уңышка юл”: “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын алга этәрүне иң яхшы оештыру буенча номинация лауреатларын билгеләп узды.
Номинациядә Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәр округының “Подмосковье” универсаль спорт комплексы” җиңүче булды. Җиңүнең төп факторлары булып Щелково районында халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту күрсәткечләре торды. Шулай итеп, районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык саны 2014 елдагы 18,5% проценттан 2016 ел нәтиҗәләре буенча 34,6% процентка арткан. Агымдагы хисап чорына бу күрсәткеч 36,5% күләмендә фаразлана.
ГТО комплексын популярлаштыруга Тестлаштыру үзәгенең яхшы матди-техник базасы һәм аның җитәкчесе, лаеклы бүләген алган Виталий Новицкийның шәхси үрнәге дә ярдәм итә.
“ГТОга агитацияләүдә төп ресурсыбыз – өсте каплаулы җиңел атлетика комплексы. Бөтен район халкы кышын нормативларны үтәргә бирегә килә. Ярышлар вакытында бирегә килүчеләргә ГТО хәрәкәтендә катнашуның файдасы турында сөйлибез. Ә тамашачылар күп килә, бирегә танылган спорт клублары килеп чыгыш ясый бит. Комплекста төрле секцияләр эшли, анда килүчеләргә дә нормативларны урында ук тапшыру мөмкинлеге турында сөйлибез. Күптән түгел автомобиль сатып алдык, хәзер мобиль төркем булып районнарга, предприятиеләргә чыга алабыз. Оешмалар җитәкчелекләре ГТО комплексы белән кызыксыналар, барысы да спортның хезмәткәрләрнең сәламәтлеге өчен кирәк булуын аңлыйлар. Телекомпанияләр, газеталар, яңалыклар порталлары да мәгълүмат урнаштыру эшендә ярдәм итәләр. Шәһәр буенча матур беннерлар урнаштырып чыктык. ГТО комплексын алга этәрү буенча мөмкин булганның барын да эшләргә тырышабыз”, - диде Виталий Новицкий.
Номинация финалчылары арасында шулай ук Краснодар шәһәренең “Физкультура-масса эше үзәге” һәм Самара өлкәсенең “Спорт чараларын оештыру үзәге” сайлап алынды.
Һәр номинация җиңүчеләренә 500 000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла. Бүләкләү тантанасы Россия Спорт министрлыгы тарафыннан ел саен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 1 июлендәге 493 номерлы карары нигезендә, спортчыларның, тренерларның һәм физик культура һәм спорт өлкәсе белгечләренең профессиональ эшчәнлекләрен стимуллаштыру максатыннан уздырыла.