“Хезмәткә һәм оборонага әзер” бөтенроссия комплексын алга этәрүнең өч еллык нәтиҗәләре буенча хәрәкәткә 7,2 миллион кеше кушылган. 2,8 миллион кеше нормативларны үти башлаган яки үтәп бетергән дә инде. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясе утырышында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары – ГТО комплексын алга этәрү департаменты җитәкчесе Александр Карпов шундый саннар китерде.
Инде билгеле булганча, 17 нче гыйнварда Казанда статс-секретарь - Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова катнашында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Коллегия президиумы составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та бар иде. Утырыш кысаларында соңгы өч елда ГТО комплексын алга этәрү эшенә нәтиҗәләр ясалды.
“2018 елның гыйнварына без ГТО күкрәк билгеләренә ия булган бер миллион кеше чиген уздык. Илдә бүген 2513 тестлаштыру үзәкләре булдырылган һәм эшләп килә”, - дип белдерде Александр Карпов.
Статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова Татарстанның физик культураны һәм спортны үстерү юнәлешендә, шулай ук ГТО юнәлешендәге эшне көчәйтү буенча эшенә югары бәя бирде. Ул шулай ук узган ел өчен спорт өлкәсендә дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. ГТОның Татарстан Республикасы Илчесе, данлыклы ватерполочы, олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров ГТО алтын аерымлык билгесе белән бүләкләнде.
“ГТО алтын аерымлык билгесен алу кайчандыр олимпия бүләген алгандагы кебек үк рәхәт булды. ГТО Илчесе буларак минем өчен ГТОның бик шәп нәрсә икәнлеген шәхси үрнәктә күрсәтү мөһим. Физик культура белән даими шөгыльләнгәндә нормативларны алтын аерымлык билгесенә үтәргә була. ГТО хәрәкәтендә катнашу сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, үзеңне яхшы хис итәргә һәм һәрвакыт тонуста торырга булыша”, - диде Ирек Зиннуров.