Казанда узачак Европа чемпионатына Европа бадминтоны “йолдызлары” киләчәк

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласы февраль аенда Европа бадминтоны “йолдызларын” кабул итәчәк – Казанның Гимнастика үзәгендә 13 нче февральдән 18енә кадәр Европа команда чемпионаты, шулай ук 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелеге узачак.

Россия җыелма командасыың киңәйтелгән исемлегендә 20 фамилия бар: 10ысы – ир-атларныкы, 10ысы – хатын-кызларныкы. Россиянең хәзерге җыелма командасының төп көчләре булып Владимир Иванов һәм Иван Созонов саналалар – нәкъ менә аларны Россия бадминтонының иң якты йолдызлары дип атыйлар. Алар Олимпия уеннарында ике тапкыр катнаштылар: 2012 елда бу пар Лондонда медальләр өчен көрәште, дүр елдан соң исә Рио-де-Жанейрода Олимпия турниры чирекфиналына барып җиттеләр. Иванов һәм Созонов барыннан да элек ир-атлар парлы разряды уенчылары буларак билгелеләр. Әлеге спортчыларның алган бүләкләре күп, билгеле, әмма алар арасында иң зурларының берсе нәкъ менә Казанда алынганыдыр. 2014 елда Татарстан башкаласында алар Европа чемпионнары булганнар иде. Шул вакыттагы хатирәләре спортчыларга алдагы турнирда да ярдәм итеп, тамашачыларга матур уен бүләк итсен иде.

Алардан тыш ир-атлар җыелмасының киңәйтелгән исемлегендә Владимир Мальков, Анатолий Ярцев, Сергей Сирант, Родион Алимов, Родион Каргаев, Александр Зинченко, Константин Абрамов һәм Никита Лемешко да бар. Ярцев Казан егете, Россия командасының төп исемлегенә эләгә калган очракта туган стеналары аңа ярдәм итми калмас дип ышанасы килә. Евгений Дремин, Георгий Карпов һәм Шахзод Гуломзода ир-атлар командасының резервында торалар.

Россиянең хатын-кызлар җыелма командасында шулай ук титуллы спортчы – Нижгар өлкәсе вәкиле Нина Вислова бар. Ул иң мәртәбәле турнирларда чыгыш ясау буенча зур тәҗрибәгә ия, бу тәҗрибәсе аңа Казандагы уеннар вакытында бик кирәк булачак әле. Вислова 2012 елдагы Олимпия уеннарында парлы разрядта “бронза” алды, Европа чемпионатлары “алтыны” һәм “бронза”сына да ия. Казанда чыгыш ясаганда Евгения Косецкаяның да шанслары югары – Россия җыелма командасы сставында ул Татарстанны тәкъдим итәчәк. Бу спортчыларга компанияне Наталья Перминова, Елена Комендровская, Анастасия Червякова, Ольга Морозова, Екатерина Болотова, Алинә Дәүләтова, Анастасия Шаповалова һәм Анастасия Пустинская булдырачаклар. Ксения Евгенова һәм Анастасия Семенова исә үз шансларын резервта торып көтәчәкләр.

Европаның башка җыелмалары да Казанга үз “йолдызлары” белән киләчәк. Даниялеләрне ир-атлар арасында Ян Йоргенсен, хатын-кызлар арасында исә Кристинна Педерсен һәм Камилла Риттер-Юль алга әйдәячәкләр. Йоргенсен Казанда ике тапкыр: 2014 елдагы Европа шәхси чемпионатында һәм 2016 елдагы команда чемпионатларында “алтын” алды инде. Француз Брис Леверде исә бадминтон уены буенча гаҗәеп уенчы, Франциянең күп тапкырлар чемпионы гына да түгел, үз шәхси брендын да булдырган шәхес – спортчының үз кием-салымнар линиясе бар. Дөнья бадминтонының тагын бер суперйолдызы Испания җыелма командасында: Каролина Марин Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында беренче булды, дөнья һәм Европа чемпионатларында икешәр тапкыр “алтын” алды. Twitterдагы дуслары исә Россиянең кечерәк бер шәһәре халкы санынча. Ирландия җыелма командасының үзенчәлекле уенчылары – абыйлы - сеңелле – Клои һәм Сэм Мэджилар. Алар микстта гаҗәеп чыгыш ясыйлар, 2015 елдагы Европа уеннарында бронза призерлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International