“Без Казанда тарихи медальне алырга исәп тотабыз”

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Казанда Бадминтон буенча Европа команда чемпионаты старт ала: континентның әйдәп баручы җыелма командалары турнирга соңгы әзерлек эшләрен төгәлләп киләләр һәм бик тиздән медальләр өчен көрәшне башлап җибәрәчәкләр. Чемпионат башланыр алдыннан Гимнастика үзәгендә Бадминтон буенча Европа чемпионаты матбугат конференциясе узды. Анда Европа бадминтон конфедерациясе вице-президенты Андрей Антропов, Европа бадминтон союзының турнирлар буенча директоры Петер Таркала, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, шулай ук Россия җыелма командасының баш тренеры Клавдия Майорова һәм команда капитаны Владимир Иванов катнаштылар.

Татарстан башкаласы бадминтон буенча Европа команда чемпионатын рәттән икенче тапкыр кабул итә. Турнирның бусы үзенчәлекле булачак. Нәкъ менә шушы булачак Европа беренчелегенә гадәти булмаган матч багышланды: Халыкара космик станциядә космонавтлар бадминтон уйнадылар. “Уенны Европа чемпионатына багышлауны космонавтлар үзләре сорадылар. Без бирегә махсус 3D-күзлекләр алып килдек, бу видеороликны трансляцияләячәкбез. Гомумән алганда да бу Европа чемпионаты спортчылар уены гына түгел, берничә башка кызыклы чаралар да булачак. Мисалга, 13 нче февраль көнне бадминтон темасына семинар башланып китәчәк, икенче көнне спортчылар картиналары күргәзмәсен ачабыз”, - диде Антропов. Европа бадминтон конфедерациясе вице-президенты шулай ук ир-атлар разрядында да, хатын-кызлар разрядында да командалар саны дүрт төркемгә артуын, Европа чемпионаты призерларының Томас һәм Убер Кубокларына турыдан-туры юлламаларга ия булачаклары да әйтте.

Европа чемпионатына инде 1500ләп билет сатылган. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры анда тамашачылар өчен күп кенә кызыклы чаралар булачагын әйтеп узды һәм Европа команда чемпионатын Олимпиада белән чагыштырды. “Белгәнегезчә, хәзерге вакытта кышкы Олимпия уеннары бара, бездә дә шуннан һич ким булмаган турнир старт ала. Казанда мондый турнирны ике ел элек уздырган идек инде, һәм ул, федерация фикеренчә, иң яхшы турнирларның берсе булды. 2016 елдагы иң яхшы практикаларны без бүген хәзерге Европа чемпионатына әзерләнгән чакта да кулланабыз. Россия җыелма командасына без өмет һәм ышаныч белән карыйбыз”, - диде министр. Аның сүзләренчә, бу турнир республика өчен бик әһәмиятле. “Татарстанда спортның бу төре белән 14 000 нән артык кеше шөгыльләнә. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә диярлек турнирлар һәм секцияләр бар. Соңгы еллар эчендә зур эшләр башкарылды, аның нәтиҗәсе булып Бадминтон үзәге сафка басты. Миңа, министр буларак, районнардан килгән егет-кызларыбызның 15 яшькә кадәрге егет-кызлар арасындагы Европа беренчелегендә катнашуларын күрү бик рәхәт. Бу безнең бадминтон белән никадәр тирәнтен шөгыльләнүебезгә бәя булып тора”, - диде Леонов.

Европа бадминтон союзының турнирлар буенча директоры Петер Таркала журналистларга рус телендә мөрәҗәгать итте. “Без инде Казанда өченче-дүртенче тапкыр: биредә 2013 елда Универсиада, 2014 һәм 2016 елларда Европаның команда һәм шәхси чемпионатлары узды. Татарстанга һәм Казанга кабат килүебезгә бик шатбыз – бу шәһәр безнең өчен Европа бадминтон үзәге булып тора. Бу ярышларның дөнья дәрәҗәсендә узачагына ышанабыз”, - диде Таркала. Спикер прессаның игътибарын 16 нчы февральдән 18енә кадәр 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Европа чемпионаты белән параллель рәвештә узачак Европа беренчелегенә дә юнәлтте. “Бу дүрт ел элек Швейцариядә беренче тапкыр уздырылган бик яхшы проект. Безнең спорт төрен үстерү өчен аның әһәмияте гаять зур, анда яшь спортчылар Россия уенчысы Иванов кебек зур йолдызлар белән очраша алалар”, - диде турнирлар буенча директор.

Россия җыелма командасы тарихта бер тапкыр да континенталь беренчелек медален алмаган. Казанда исә команда, баш тренер Клавдия Майорова сүзләренә караганда, тарихи медальне алырга чынлап торып әзерләнә. “Спортчыларыбыз сау-сәламәтләр, барысының да мотивация дәрәҗәсе бик югары. Илне соңыннан Банкгогта узачак дөнья чемпионатында тәкъдим итәр өчен биредә медаль алырга телибез. Моның өчен безнең бар нәрсә дә әзер – Казан да, зал да, без үзебез дә. Җирле җанатарлар безне хуплап торсалар, спортчылар кортта 150 процентка тырышачаклар. Сезнең аэропортта мотивлаштыра торган баннер бар: “Булдыра алганнан да күбрәк эшләргә кирәк” дип язылган анда. Мин аны фотога төшереп алып, командадагы барлык спортчыларга җибәрдем. Бу фраза алда торган турнирда безнең девиз булыр дип уйлыйм”, - диде остаз. Моннан тыш Майорова Россия җыелмасындагы Татарстан спортчылары - Евгения Косецкая һәм Анатолий Ярцевтан көтелгән уңышлар турында да сөйләде. Евгениядән беренче ракеткада җиңүләр көтәбез, ник дигәндә, рейтинг буенча ул командадагы барлык кызлардан да өстенрәк. Толядан исә өченче ракеткада тиешле очколар көтәбез, ул безне беркайчан да кыен хәлдә калдырмады. Хәтта 0:2 белән җиңелеп барганда да, без финиш ыргылышы ясый алсын өчен, Толик һәрвакыт очко ясый иде. Егет-кызлар турнирга әзер, алар үз характерларын күрсәтеп, командагы тиешле очколар китерерләр дип ышынам”, - диде тренер.

Булачак Европа чемпионаты алдыннан Россия командасы спортчыларның психологик халәтләренә зур игътибар бирде. Бу турыда җылма команда капитаны Владимир Иванов: “Барлык спортчылар да бик яхшы ярыш алды әзерлеге уздылар – уен өстендә генә түгел, психологлар белән дә күп эшләдек. Болар барысы да командага кирәк булыр һәм үз җимешләрен бирер дип уйлыйм. “Туган стеналарыбыз ярдәм итәр дип ышанам, барлык җанатарлар миннән һәм командадан бары тик җиңү генә көтәләр бит. Спортчылар барысы да Казанда медаль алырга өметләнәләр”, - диде Иванов. Медаль өчен көрәштә төп көндәшләр дип ул Голландия, Франция, Англия һәм Дания җыелма командаларын атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International