Казанның Гимнастика үзәгендә 13 нче февраль көнне ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бадминтон буенча Европа команда чемпионатының тантаналы ачылышы узды. Турнирны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Европа бадминтон конфедерациясе директоры Петер Таркала, Россия бадминтон милли федерациясе президенты Сергей Шахрай, Россия Спорт министрлыгының Спорт һәм халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Антон Антонов, ТР Хисап палатасы рәисе, Татарстан Бадминтон федерациясе күзәтчелек советы рәисе Алексей Демидов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов ачтылар.
Сергей Шахрай Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның сәламләү телеграммасын укып китте. “Быел Казан кабаттан кунакчыллык күрсәтеп, иң яхшы спортчыларны: дөнья һәм Европа беренчелекләре, Олимпия уеннары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук әле үз осталыкларын күрсәтергә һәм дан пьедесталына күтәрелергә әзерләнүче спортчыларны каршы ала. Бадминтон Россиядә бик популяр спорт төре булып тора, миллионлаган кешеләр аның фанатлары. Моңа артык гаҗәпләнергә дә кирәкми, ник дигәндә, аны махсус мәйданнарда гына түгел, паркларда һәм ишегалларында да уйнап була бит”, - диелә сәламләү телеграммасында.
“Казан Европаның бадминтон башкаласына әйләнә”, - дип билгеләп узды Шахрай. Аның сүзләренчә, бу юлыгы Европа чемпионаты бик мөһим практик мәгънәгә ия. “Иртәгә Казанда беренче халыкара белем бирү семинары ачыла, анда балалар тренерлары, физкультура укытучылары, офтальмологлар катнашачак - алар бадминтон ярдәмендә күрәкарауны (ерактан начар күрү) дәвалау турында сөйләшәчәкләр, - диде Милли федерация президенты. Катнашучыларга сәламләү сүзләрен Россиянең спорт министры Павел Колобков та җиткерде: аның телеграммасын Россия Спорт министрлыгының Спорт һәм халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Антон Антонов укыды.
Татарстан өчен Европа чемпионаты бик мөһим ярыш булып тора, ә мондый турнирны үткәрү хокукына ия булу исә бик зур дәрәҗә. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин спортчыларга һәм җанатарларга нәкъ әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. “Республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Европа Бадминтон конфедерациясенә һәм илебезнең Милли бадминтон федерациясенә әлеге чемпионатны уздыруны Казанга ышанып тапшырганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Спортның бу төре елдан ел популяррак була бара, анда катнашучылар саны арта. Алга таба да без Татарстанның күпчелек халкы ярата торган бадминтонга ярдәм күрсәтербез дип уйлыйм”, - диде Мөхәммәтшин.
Европа бадминтон конфедерациясенең турнирлар буенча директоры Петер Таркала Европа чемпионатын үзендә кабул итә торган илгә ихтирамын күрсәтеп, матбугат конференциясендә катнашучыларга рус телендә мөрәҗәгать итте. “Бадминтонның асылы шунда ки, ул безнең барыбызны да берләштерә. Ул аерым спортчылардан һәм командалардан зур бер бадминтон гаиләсен булдыра. Европа конфедерациясен Европаның барлык илләре дә юкка гына хупламый инде ул. Без төрле илләрдән, әмма без бадминтонга һәм аның төп сыйфатларына – интеллектка, көч һәм намуска ышанабыз”, - диде Таркала.
Бадминтон буенча Европа команда чемпионаты, шулай ук 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасындагы Европа беренчелеге Казанда 13 нче февральдән 18енә кадәр узачак. Ярышларда Европаның иң яхшы спортчылары катнаша. Билетларны Спорт һәм социаль проектлар сайтында, шулай ук Гимнастика үзәге кассаларыннан алырга була.