Бадминтон буенча Европа команда чемпионатының дүртенче ярышлар көне бик кызыклы булды: турнирдагы иң яхшы җыелма командалар чирекфиналда көч сынаштылар. Көн нәтиҗәләре буенча Европа беренчелегенең ярымфиналы уенчылары ачыкланды. Моннан тыш, 16 нчы февральдә Гимнастика үзәгендә 15 яшькәчә булган яшь спортчылар арасында да бадминтон буенча ярышлар башланды – спортның бу төренең яшь йолдызлары беренче матчларын уздырдылар.
Бадминтон буенча Европа команда чемпионатының плей-оффының беренче раунды Дания һәм Англия хатын-кызлар командалары арасындагы уен белән башланды. Дания кызлары Европаның гамәлдәге чемпионнары һәм хәзерге турнирның төп фаворитлары, шуңа күрә алар, көтелгәнчә үк, кыенлыклар кичермәделәр: Миа Бликфельд, Кристина Педерсен/Камилла Риттер-Юль һәм Лине Кьярсфельд чираттагы раундка чыгар өчен кирәк булган өч очконы эшләделәр. Даниялеләр командасына тиз арада Германия хатын-кызлар командасы да кушыды – француз кызлары бик тырышсалар да, немец кызлары аларга бер очко да бирмәделәр. Россия һәм Болгариянең чирекфинал пары, мөгаен, иң кызыклысы булгандыр: алдагы көнне Россия җыелма командасының баш тренеры Виктор Малютин жирәбә нәтиҗәләреннән әллә ни канәгать калмаган иде. Бу матчта мәйдан хуҗаларына беренче ике очконы Евгения Косецкая һәм Наталья Перминова китерделәр – алар икесе дә өч геймда Линду Зетчири һәм Мария Митсованы оттылар. Россиялеләрне Анастасия Червякова һәм Ольга Морозова коры исәпкә җиңү белән тәэмин итә алалар иде, билгеле, әмма алар Габриэла һәм Стефани Стоевыхны ота алмадылар (1:2). Шулай да Россия кызлары җанатарларны валидол эчәргә мәҗбүр итмәделәр: Анастасия Пустинская Мария Дельчеваны отты һәм командага хәлиткеч очколарны китерде, Россия җыелма командасын ярымфиналга чыгарды.
Хатын-кызлар арасындагы йомгаклау парында Испания һәм Төркия кызлары уйнады – Олимпия чемпионкасы Каролина Марин җитәкчелегендәге испан кызлары көндәшләрен җиңә алмадылар һәм ярымфиналга эләкмәделәр. Марин һәм Беатрис Корралес испания кызларына яхшы башлам биргәннәр иде, югыйсә (2:0), әмма Озге Байрак һәм Бенгиса Эрчетин/Наслыджан Инджи пары төрек кызларын уенга кире кайтардылар. Ахырда барысы да Корралес/Марин һәм Байрак/Неслихан Йигит пары уенында хәл ителде. Тәҗрибәләре зуррак булган испан кызлары үлчәү телләрен барыбер дә үз якларына авыштыра алдылар һәм ярымфиналда Германия белән уйнаячалар. Россиялеләргә Дания белән уйнау насыйп булды.
Ир-атлар чирекфиналы уеннарын шулай ук Дания командасы ачты. Алар Финляндия белән уйнадылар. Беренче матчта дөнья рейтингындагы 17 нче санлы Андерс Антонсен Калл Колхоненга бер геймны оттырды, әмма ахырда ышанычлы җиңүгә иреште. Бу уен даниялеләр өчен иң авыры булгандыр, мөгаен: аннан соң Эмиль Холст һәм Ян Йоргенсен көндәшләре белән тиз арада уенны төгәлләп, ярымфиналга әзерләнергә киттеләр. Россиянең ир-атлар командасы плей-оффның беренче раундында Франция командасына каршы чыкты – бу бәрелешне Владимир Мальков һәм Брис Леверде башладылар. Россия спортчысы французга каршы тора алмады һәм рәттән ике геймда бер үк төрле 15:21 нәтиҗә белән отылды. Россия җыелма командасы тренерлары көтелмәгән тактик алымга бардылар, команданың төп йолдызлары Владимир Ивановны һәм Иван Созоновны төрле парларга куйдылар. Беренчесе Александр Зинченко белән, икенчесе исә Родион Алимов белән уйнады. Көндәшләр өчен мондый сюрприз үзен аклады - Иванов/Зинченко ике геймда Бастиан Керсади һәм Жюльен Майоны оттылар, шуның белән матчтагы исәпне тигезләделәр. Алар артыннан кортта Сергей Сирант чыкты, аңа каршы Лукас Корве уйнады: россияле тагын ике геймда бер үк төрле нәиҗә белән отылды (17:21). Команда буенча партнерларын бәладән коткару эше Созонов/Алимов парына төште – алар үз матчларын оттылар һәм исәпне икенче тапкыр тигезләделәр. Бу уендагы хәлиткеч очрашу - Шахзода Гуломзоды (Россия) һәм Лукас Кларбо (Франция) очрашуы. Россия спортчысына берникадәр тәҗрибә җитеп бетмәде, бу турнир аның өчен илнең төп командасы составында дебют турниры булып тора. Кларбо ике геймда ышанычлы отып, Франция командасын алга алып китте. Европаның соңгы еллардагы иң көчле командасын – Дания җыелмасын туктатырга Германия җыелмасы тырышып караячак. Немецлар Чехиягә каршы уенда артык авырлык тоймадылар. Марк Цвеблер һәм Кай Шефер үз командалары өчен уңайлы ике очколы өстенлеккә ирештеләр, әмма бер баллны чех Ян Лоуда шулай да тартып алды. Бу матчтагы бердәнбер парлы очрашуда Джонс Янсен һәм Джош Цурвон көндәшләрен оттылар һәм Германияне ярымфиналга чыгардылар. Ир-атларның соңгы чирекфиналында Польша һәм Англия командалары очрашты. Томанлы Альбион вәкилләре чираттагы стадиягә күчешне озакка сузып тормадылар - Рейв Осеф, Сэм Парсонс һәм Маркус Эллис/Крис Лонгридж пары үз командалары өчен “коры” җиңүне тәэмин иттеләр. Финалга чыгу өчен крәштә англиялеләр Франция белән көч сынашачаклар.
Гимнастика үзәгендә шулай ук 16 нчы февралдә 15 яшькә җитмәгән спортчылар арасында да Европа беренчелеге башланып китте. Алар Олимпиянең төшеп калу системасы буенча уйныйлар. Ярышларның беренче көнендә ир-атлар һәм хатын-кызлар ялгыз разрядларында, шулай ук ир-атлар парлары арасында финалның 1/32 матчы, хатын-кызлар һәм катнаш разрадлярда финалның 1/16 уеннары узды.