Казанда бадминтон буенча Европа команда чемпионаты финалистлары билгеле булды

2018 елның 17 феврале, шимбә

Бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасындагы Европа чемпионаты финиш сызыгына чыкты – соңгы уен көнендә җанатарлар турнирның хәлиткеч матчларында кемнәр уйнаячагын белделәр. Финалга эләккән командалар исемлегендә Россия җыелма командасы юк, ә менә Даниялеләр чираттагы тапкыр үзләренең барысыннан да өстен икәнлекләрен расладылар һәм “алтын” өчен көрәшне дәвам итәләр.

Россия һәм Дания бишенче уен көненең беренче матчында очраштылар: хатын-кызлар командалары финалга чыгу өчен ярышты. Европаның иң көчле җыелмасына каршы уен көтелмәгәнчә башланып китте: Евгения Косецкая өч геймда Мия Бликфельдны отты һәм командасына беренче очконы китерде. Беренче партиядә Косецкая әле азакта дүрт очкога отылган да иде, әмма уенны үз файдасына бора алды (22:20). “Беренче геймда отыла башлагач, тынычландым да, югалтыр нәрсәм юк дип уйладым, - диде спортчы кыз уеннан соң. – Көндәшем дә, берничә хата җибәреп, минем җиңүгә булышлык итте. Өченче геймда ул нервлана башлады, бу исә миңа бик нык ярдәм итте”. Косецкаяның җиңүе Россия хатын-кызлар командасы өчен бу матчта соңгысы булды: аннан соң Наталья Перминова, аннары Анастасия Червякова/Ольга Морозова һәм Алинә Дәүләтова/Екатерина Болотова парлары көндәшләренә җиңелделәр һәм даниялеләргә финалда урын бүләк иттеләр. Россия кызлары турнир нәтиҗәләре буенча барыбер дә медальсез калмыйлар: “бронза”ны ярымфиналларда уңышсыз уйнаганнар бүлешәчәк. “Казанда без мондый жирәбә белән мөмкин булганча яхшы уен күрсәттек, - дип белдерде Россия җыелмасы уены турында баш тренер Клавдия Майорова. – Әгәр дә рейтинг һәм спортчыларның классы буенча фикер йөртсәк, хатын-кызлар ярымфиналында безнең шанслар гомумән дә юк иде. Әмма бадминтонда могҗизалар булып тора, ул шуның белән дә матур. Без хатын-кызлар парында могҗиза тудырырга теләдек: әгәр дә Червякова һәм Морозова җиңә алган булсалар, алга таба барырга шанс булган булыр иде”.

Хатын-кызларның икенче ярымфиналында Испания һәм Германия җыелмалары очрашты. Испания кызлары шәхси очрашуларда бик яхшы уйнадылар: олимпия чемпионкасы Каролина Марин һәм аның команда буенча иптәш кызы Беатрис Корралес үз командаларына ике очко китерделәр. Әмма алга таба барысы да немец кызлары теләгәнчә китте – алдагы өч очрашуны (ике команда һәм бер шәхси) немец кызлары отты һәм финалга юллама алдылар.

Ир-атларның беренче ярымфинал уенында англиялеләр һәм французлар очрашты. Томанлы Альбион вәкилләре кортта үзләрен ышанычлырак тоттылар: иң элек Раджив Осеф көндәшен отты һәм Англия командасын алга чыгарды, аннан соң Маркус Эллис һәм Крис Лонгридж ике геймда француз парын тар-мар иттеләр. Лука Корве үз командасын коткарырга тырышып карады, британияле Сэм Парсонсны җиңеп, командасының исәптә артта калуын кыскартты. Әмма французлар таблодагы саннарны барыбер дә үзгәртә алмадылар: хәлиткеч матчта англияле Питер Бриггс һәм Шон Венди запас белән җиңеп, бишенче очрашуны коры формальлеккә калдырдылар. 3:1 – Англия җыелма командасы финалга чыкты, Франция “бронза” белән калды. Ир-атлар арасында хәлиткеч матчка тагын бер юллама Европаның гамәлдәге чемпионнары һәм Германия командасы арасында уйнатылды. Әлеге ярымфинал да алдагысыннан әллә ни аерылмады – уен фаворитлары Андрес Антонсен һәм Мадс Конрад-Петерсен/Мадс Колдинг пары җиңгәннән соң ике очко өстенлек белән алга киттеләр. Германия җыелма командасы соңгы чиккә кадәр көрәште һәм Кай Шефер тырышлыгы белән интриганы көчәйтә алды. Тагын бер матч, һәм барысы да хәл итеде: даниялеләр Ким Оструп һәм Матиас Кристиансен парлы разрядта җиңүләре белән командаларын финалга чыгардылар, немецларны почет пьедесталының өченче баскычына җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International