Даниянең ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары казанда узган Европа чемпионаты җиңүчеләре

2018 елның 18 феврале, якшәмбе

Татарстан башкаласында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты төгәлләнде. Сенсация булмады – ир-атларда да, хатын-кызларда да Дания җылма командасы кабат үз өстенлеген исбатлады. Әмма Европаның иң көчле командасы икәнлекләрен исбатлау өчен Дания командасына ярыйсы ук тырышырга туры килде. Соңгы уен көнендә шулай ук Европы U15 беренчелегенең финал очрашулары да узды: нәтиҗәләр буенча медальләрнең иң күп өлешен (мөмкин булган 20 медальнең 9ын) Россия җыелма командасы алды.

Көн программасын Дания һәм Германия хатын-кызлар җыелмалары уены ачып җибәрде. Ике команда да хәлиткеч матчка әллә ни кыенлык күрмичә генә килеп җиттеләр: сайлап алу төркемнәрендә тегеләре дә, болары да өчәр җиңү яуладылар. Плей-оффта даниялеләр Англия һәм Россия командаларын бәреп чыгардылар, немецлар исә Франция һәм Испания командаларын җиңүгә ирештеләр. Сүз уңаеннан, Дания һәм Германия Казанда инде җиңүгә ирешкәннәр иде – 2016 елда узган Европа беренчелегендә бу командалар ярымфиналда очраштылар. Хәзер исә аларга Европа чемпионаты алтыны өчен көрәшергә туры килде.

Бу матчта уен берникадәр көтелмәгәнчәрәк башланып китте: данияле Миа Бликфельд, кичә ярымфиналдагы уендагы кебек үк, үз очрашуында отылды һәм команданы кыен хәлдә калдырды. Җыелма команда буенча дуслары бу хәлне тиз арада төзәттеләр: башта дөнья рейтингындагы өченче пар Кристина Педерсен/Камилла Риттер-Юль Изабель Хертрик/Ольга Конон парын ышанычлы җиңүгә иреште. Бу очрашуда немецлар, барыннан да бигрәк, инерция буенча көрәштеләр кебек, ник дигәндә “дания машинасын” туктатуга шанслар бик аз иде. Лине Кьяерсфельд (Дания) һәм Луиза Хейм (Германия) матчы төп уен булды: беренчесе уенны башыннан ук үз кулына алды, әмма гейм ахырында көтмәгәндә ялгыша башлады. Хейм көндәшенең нервлануын үз файдасына борып, уенда беренче китте. Әмма Дания кызы бу уңышсызлыкны күтәрә алмады, үзен кулга алды һәм нәтиҗәдә 2:1 исәбе белән отты. Бу уеннан соңгы очрашуда да нәтиҗә шул ук булды – чираттагы парлы очрашу Германия җыелма командасының нәрсәне дә булса үзгәртүгә соңгы шансы иде. Беренче геймда немец кызлары Йоанна Голижевски һәм Карла Нельт бик нык тырыштылар һәм көндәшләреннән бары тик ике очкога гына калыштылар (19:21), әмма икенче геймда шундый ук тырышлык куярга көчләре җитеп бетмәде. Данияле Майкен Фрюергард һәм Сара Тигисен ике геймда җиңделәр һәм командаларына Европа команда чемпионатларының рәттән “җиденче” алтынын китерделәр: әлеге турнир тарихында Дания кызларын әле беркемнең дә җиңә алганы юк. Хатын-кызлар командалары ярышларында “бронза” ны Россия һәм Испания командалары алды.

Хатын-кызлар финалы белән параллель рәвештә 15 яшькә кадәрге спортчылар арасында Европа беренчелегенең хәлиткеч матчлары узды. Бу турнирда Россия командасы уңыш казанды – мәйдан хуҗалары мөмкин булган 20 медальнең 9ын алдылар, аларның өчесе иң югары дәрәҗәдә. Хатын-кызлар ялгыз разрядында Мария Голубева британияле Лида Кертинны, хатын-кызлар парында Елизавета Баранова һәм София Бычкова Екатерина Казанцева һәм Екатерина Тарасова составындагы башка Россия дуэтын җиңделәр. Тагын бер “алтын”ны Россия җыелмасы катнаш парларда алды, анда шулай ук Егор Борисов һәм Мария Голубева Максим Оглобиннан һәм Елизавета Мальковадан көчлерәк булдылар. Ир-атлар ялгыз разрядында француз Алекс Ланьега тиңнәр булмады, ә ир-атлар парында җиңү данияле Якоб Хоуэ һәм Кристиан Кьяерларда.

Дөньяның иң көчле командасы булган Дания җыелмасы һәм Томанлы Альбион бадминтончылары уены Казанда узган Европа чемпионатында “торт өстендәге чия” кебек булды. Бу бәрелештә мәйданга беренчеләрдән булып британияле Раджив Осеф һәм данияле Андерс Антонсен чыктылар. Осеф дебют геймында уенны бик оста алып барды һәм көндәшен 21:12 исәбе белән тар-мар ите. 20 яшьлек скандинав шулчак “уянып китеп”, икенче геймны үз кулына алды һәм матчны хәлиткеч партиягә алып китте. Анда уенчылар озак кына вакыт тигез бардылар, әмма 18:18 исәбендә англияле рәттән ике очконы көндәшенә бирде. Бу мизгел хәлиткеч булды: Осеф үзенә баллны кайтара алды, әмма бераздан воланны аутка җибәреп, көндәшенә җиңү бүләк итте. Дания командасының икенче җиңүе Мадс Конрад-Петерсен/Мадс Колдинг парында: алар катнашындагы матчта барысы да алдан фаразланганча булды. Британиялеләр Маркус Эллис һәм Крис Лонгридж бары тик беренче геймда гына тиешле дәрәҗәдә көрәштеләр, әмма ахырдан өстенлекне ычкындырдылар (18:21). Чираттагы уенда даниялеләр бик ышанычлы уйнадылар һәм көндәшләрен гадәттән тыш кыен хәлгә куйдылар, Англия җыелмасын хаталану шансыннан мәхрүм иттеләр. Өченче очрашуда өстенлекне британиялеләргә кайтарырга тырышу Эмиль Холстка каршы уйнаячак Сэм Парсонска йөкләнде: данияле җиңгән очракта үз командасына Европа чемпионы титулын китерә ала иде. Бу факт спортчыга бик нык басым ясады булса кирәк, ул ике геймда запас белән отылып, матчтагы интриганы көчәйтте. Аның җиңелүе Англия командасын рухландырды, даниялеләр белән тигез дәрәҗәдә көрәшеп була икәнлегенә ышандырды. Моны Парсонсның команда буенча партнерлары Питер Бриггс һәм Шон Венди да расладылар: бу пар Ким Оструп һәм Матиас Кристиансенга каршы дүртенче очрашуга чыкты. Британиялеләр беренче геймны ике очкога өстенлек белән оттылар (21:19), уенның икенче өлешен исә шундый ук өстенлек белән даниялеләр отты. Икенче гейм беренчесенә караганда авыррак узды – Оструп/Кристиансен партиядә үзләренең җиңүләрен 29:27 исәбе белән расладылар. Чираттагы гейм тегеләре өчен дә, болары өчен дә хәлиткеч булды: матчны англиялеләр җиңүе дәвам итте, икенчеләре артта калды. Тигез көрәштә икенче партиядә отылу Бриггс һәм Вендига тискәре йогынты ясады булса кирәк – өченче сетта алар 4:11 исәбе белән отылдылар. Нәтиҗәдә даниялеләр геймны ахырына җиткерделәр һәм җиденче тапкыр рәттән Европа чемпионаты җиңүчеләре булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International