FIFA экспертлары ДЧ-2018 алдыннан “Казан Арена”ны тикшерделәр: “Стадион бик яхшы хәлдә”

2018 елның 3 марты, шимбә

Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ алдыннан стадионнарның әзерлеге тикшерелә торган финал, ягъни җиденче операцион визит кысаларында 3 нче мартта FIFA һәм “Россия-2018” оештыру комитеты вәкилләренең уртак делегациясе “Казан Арена”ны карады.  

Делегация “Россия-2018” оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин һәм FIFA ярышлар һәм чараларны уздыру департаменты директоры Колин Смит җитәкчелегендә эшләде. Визитның төп максаты ДЧ-2018 вакытында стадионнарның операцион эшчәнлеге буенча фикер алышу иде. Уртак төркем составына стадионнарны проектлау, ярышларны әзерләү һәм уздыру, транспорт, логистика, кунакчыллык сервислары, телетапшырулар, ММЧ эшчәнлеген тәэмин итү, персонал эшчәнлеге, маркетинг һәм билет программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә эшләүче экспертлар керә.

“Казан һәм андагы стадионның тәҗрибәсе бик зур: шәһәр халыкара ярышларны күп тапкырлар кабул итте, узган ел исә FIFA Конфедерацияләр Кубогы матчларын кабул иткән шәһәрләрнең берсе ролен үтәде. Без Казанның югары әзерлектә булуын раслый алабыз һәм төбәк коллегаларыбызга инициативлылыклары өчен рәхмәт белдерәбез”, - диде Алексей Сорокин.

Үз чиратында Колин Смит Казанның визитның икенче этабы кысаларында соңгы шәһәр булуын билгеләп узды. 1 нче мартта делегация Сочидагы “Фишт” стадионын, 2се көнне – Ростов-на –Донудагы “Ростов Арена”ны карады. “Конфедерацияләр Кубогы матчларын уңышлы уздырган Казанга кабат килүебезгә бик шатбыз. Бу визит вакытында без төп игътибарны дөнья чемпионатына кадәр эшләп бетерелергә тиешле әйберләргә юнәлтәбез, аерым алганда кайбер мәйданнарны киңәйтергә кирәк булачак. Мин монда вакытлы корылмалар турында әйтәм. “Казан Арена”ның инде көндәлек режимда эшләве безнең эшне бик җиңеләйтә, ул клуб стадионы. Ул бик яхшы хәлдә”, - диде г-н Смит.

“Мундиальне түземсезлек белән көтәбез. Татарстан башкаласына жирәбә белән чираттагы тапкыр уңыш елмайды – “Казань Арена”га дөнья футбол грандлары киләчәк. Моннан тыш 3 команда - Япония, Австралия һәм Колумбия командалары Татарстанны үз базаларын урнаштыру урыны итеп сайладылар. Май аенда без Казанда сынау матчын уздырып карарга планлаштырабыз, ул “Рубин” һәм “Уфа” клублары арасында булачак. Бу матч вакытында барлык сервисларга да сынау уздырылачак. Чемпионатка без тулы әзерлектә киләчәкбез”, - диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

ДЧ-2018 кысаларында Казанда футбол сөючеләр Франция, Испания һәм Германия җыелма командалары - 1998, 2010 һәм 2014 еллардагы FIFA дөнья чемпионнары уеннарын карап хозурлана алачаклар. “Казан Арена”да ДЧ-2018 кысаларында түбәндәге матчлар узачак:

16 июнь - Франция – Австралия

20 июнь - Иран – Испания

24 июнь - Польша – Колумбия

27 июнь - Корея Республикасы – Германия

Плей-офф матчлары Казанда 30 нчы июнь (турнирның 1/8 финалы) һәм 6 нчы июль (чирекфинал) көннәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International