Рөстәм Миңнеханов Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру буенча "Россия-2018"республика оештыру комитеты утырышын уздырды

2018 елның 3 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру буенча "Россия-2018"республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Россия-2018" АКО генераль директоры Алексей Сорокин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә белдергәнчә, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр йөз көннән дә аз вакыт калды. "Казан Арена" стадионында берничә кат тестлар  үткәрелсә дә, 2017 елда Конфедерацияләр кубогы матчларын да уңышлы уздырса да, дөнья чемпионаты матчларына яхшылап әзерләнергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, чемпионатка әзерләнү - ул стадионны һәм тренировкалар базаларын әзерләү генә түгел. Казан илебезнең визит карточкасы булачак, диде Рөстәм Миңнеханов, шәһәр илдә үзен иң яхшылардан берсе итеп яисә иң яхшысы булырга тиеш.

Татарстан Президенты спортчыларны, җанатарларны, туристларны лаеклы каршылау максатыннан, Казанда йорт стеналарын, автомобиль юлларын һәм башка объектларны тәртипкә китерергә кушты. Рөстәм Миңнеханов мундиаль - үзебезне дөньяда һәм илдә чираттагы тапкыр таныту өчен искиткеч мөмкинлек, дип белдерде.

"Россия-2018" АКО генераль директоры Алексей Сорокин белдергәнчә, "Казан Арена" стадионында зур үзгәрешләр кирәкми. Әмма вакытлыча инфраструктураны киңәйтү эшләре уздырылачак (трансляцияләр зонасы, медиа үзәк зонасы).

Казанда чемпионат кысаларында җанатарлар фестивале узачак - бу чарага ФИФА зур әһәмият бирә, диде Алексей Сорокин. "Шул көннәрдә безне зур эш көтә, - диде Алексей Сорокин. - Мин ышанам, без булдырабыз".

ТР яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры Владимир Леонов чыгышында хәбәр иткәнчә, Казанда Австралия, Колумбия, Япония командалары базалары була.

FAN ID бирү үзәкләре Конфедерацияләр кубогындагы урында ук булачаклар - "Казан" халыкара аэропорты, "Казан Арена" стадионы, Четаев ур, 10 һәм Бауман ур, 44.

Шәһәр кунаклары өчен ммәдәният чаралары да әзерләнә, алар парк һәм скверларда, шәһәрнең мәдәни мәйданчыкларында үткәреләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International