Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты: кулланма

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Казан 25 нче апрельдән 27сенә кадәр синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итә – Татарстан башкаласына барлык илдән иң яхшы спортчылар җыелачак. Күп кенә җанатарлар фикеренчә, спортның бу төре иң матур төрләрнең берсе.

Казандагы Су спорт төрләре сарае – илдәге иң заманча бассейннарның берсе: биш ел элек ишекләрен ачканнан алып даими рәвештә иң югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итә.

Су спорт төрләре сараена шәһәр үзәгеннән транспорт белән барып җитү уңайлы. Казан үзәгеннән су аренасына кадәр шәхси автомобильдә 10-15 минут эчендә килеп җитәргә мөмкин. Машинаны объект янындагы уңайлы парковкада калдырырга була. Җәмәгать транспортында да ССТСна кадәрге юл озак түгел: шәһәр үзәгеннән 75 нче санлы автобус белән Су спорт төрләре сараена якын гына урнашкан шундый ук исемдәге тукталышка кадәр ярты сәгать тирәсендә килеп җитәргә була. Спорт сараена кадәр таксида килгән очракта, шәһәр үзәгеннән юл шәхси машинада килгән кебек үк 10-15 минут вакытны алачак һәм 100-150 сумга чыгачак.

Мондый дәрәҗәдәге ярышларны еш кына чит илдән килгән кунаклар, җанатарлар да тамаша кыла, аларга да вокзаллардан аренага барып җитү кыенлык тудырмаячак. “Казан-1” тимер юл вокзалыннан ССТСна кадәр шул ук 75 нче санлы автобус китереп җиткерәчәк, “Казан-2” тимер юл вокзалыннан исә 33, 13, 43 нче санлы автобуслар белән килергә була – юл ярты сәгать тирәсе вакытны алачак. Вокзаллардан спорт сараена кадәр такси белән килгән очракта, юлда уза торган вакыт һәм такси бәясе шулай ук шәһәр үзәгеннән килгәндәгечә булачак. Ярышларны карау вакытында кирәкмәгән әйберләрегезне объектта урнашкан саклау камераларында калдырып тора аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International