Суга сикерү буенча FINA дөнья сериясенең дүртенче этабы башланырга бер айдан кимрәк вакыт калды – дәрәҗәле турнирга билетлар һәм абонементлар сатып алу турында уйларга вакыт җитте.
Суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этапларының берсе 2015 елдан башлап Татарстанда ел саен уздырыла. Бу ярышларга һәрвакыт дөньякүләм танылган йолдызлар килә, бу ел да искәрмә булмаячак. Казанда узачак этапка Кытай спортчысы, 2016 елдагы Олимпия уеннарының ике тапкыр чемпионы һәм дөнья чемпионы Чен Айсен, шулай ук танылган Россия спортчылары – гамәлдәге дөнья чемпионнары, 2012 елдагы Олимпия уеннары призерлары Илья Захаров һәм Евгений Кузнецов та киләчәкләр. Суга сикерүләрдә Татарстан йолдызы, Россия чемпионатларының күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры, Европа һәм дөнья чемпионатлары һәм беренчелекләре призеры, узган ел Тайбэйда Универсиада “алтынын” алган егетебез Никита Шлейхер да тамашачылар хозурына чыгачак.
4 нче майдан алып 6сына кадәр Казанда FINA дөнья сериясенең дүртенче этабының һәрбер ярышлар көне сессияләргә бүленәчәк. 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узучы иртәнге сессиягә керү бәясе - 100 сумнан 150 сумга кадәр, ә 17 сәгать 30 минутта башлана торган кичке сессия ярышларын карарга керү бәясе 200 сумнан 250 сумга кадәр булачак.
Ярышларга билетларны “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” сайтында онлайн-режимда сатып алырга була, ярышлар барган көннәрдә исә билетлар шулай ук Су спорт төрләре сарае кассаларында да сатылачаклар.
Җанатарларның кайбер төркемнәре өчен ташламалар гамәлдә булачагын да белеп торыгыз. Чарага оешкан төркем булып килү өчен берьюлы 80нән артык билет сатып алган корпоратив клиентлар өчен 20 процентлы ташлама каралган. ССТС абонементына ия булган кешеләргә билетлар 25 процент ташлама белән сатылачак (әмма кассада абонемент күрсәтеп керү мөмкинлеге кичке сессияләр өчен генә каралган). Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар, инвалидлар ярышларга билетларны 30 процент ташлама белән ала алалар.
Ярышларга килүчеләр машина кую урыннары белән тәэмин ителәчәкләр. Машина кую урыннарына керү бушлай.