27-29 гыйнвар көннәрендә “Ак Барс” кара-каршы көрәш сараенда тхэквондо буенча Ауропа квалификацияле турниры узачак, аның җиңүчеләре 2012 нче елда Лондонда узачак XXX Җәйге Олимпия уеннарына яңа үрләр яуларга юл тотачак. Ярышларда 200 дән артык тхэквондо остасы, шул исәптән Россия җыелма командасы вәкилләре катнашуы көтелә, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында.
ТР Тхэквондо федерациясенең 2010 нчы елгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада бу спорт төре белән 3 меңләп кеше шөгыльләнә. Бу спорт төре бигрәк тә Яр Чаллыда, Казанда, Түбән Камада киң таралган.
Олимпия уеннарында һәр ил данын күп дигәндә 4 спортчы яклаячак (2 се – ир-ат, 2 се – хатын-кыз). Квалификацияле сайлау үз эченә дөньякүләм һәм континенталь турнирларны ала.
Дөньякүләм квалификацияле турнир 2011 нче елда 30 нчы июннән 3 нче июльгә кадәр узган. Россия спорчылары анда берьюлы ике олимпия лицензиясен алуга ирешкән. Шул рәвешле, Россия тхэквондчылары максималь мөмкин булган квотаның яртысын инде яулаган. Калган ике юллама Казанда узачак турнирда уйнатылачак.