Казанда 25 нче апрель көнне синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты башланып китте. Турнир ачылышы алдыннан Су спорт төрләре сараенда матбугат конференциясе узды. Анда Россия синхрон йөзү федерациясенең беренче вице-президенты Ольга Брусникина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм ТР синхрон йөзү федерациясе президенты Айрат Дәүләтшин катнаштылар.
Өч тапкыр Олимпия, дүрт тапкыр дөнья чемпионкасы булган Ольга Брусникина ил чемпионатын оештыру комитетына ярышларны югары дәрәҗәдә оештырган һәм вак детальләргә дә игътибар юнәлткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Кунакчыллыгыгыз һәм ярышларны гаҗәеп яхшы рәвештә оештырганыгыз өчен Россия синхрон йөзү федерациясе исеменнән рәхмәт әйтәм. Яшермим, кайбер спортчылар Россия чемпионаты кебек зур ярышларда беренче тапкыр катнашалар. Алар, билгеле инде, ярышларның оештырылу дәрәҗәсенә, үзләренең нини мәйданда чыгыш ясау мөмкинлегенә ирешүләренә һәм оештыручылар командасының профессиональлегенә таң калдылар. Татарстан, һәрвакыттагыча, ярышларны уздыру остасы”, - диде Брусникина.
Ил чемпионатында 13 төбәктән 300ләп спортчы катнаша. Моңа кадәр Казан синхрон йөзү буенча Россия чемпионатларын 2013 һәм 2014 елларда кабул иткән иде инде. “Турнирда көндәшлек бик зур, командалар көчле. Мисалга, Мәскәү берьюлы алты команда белән, Санкт-Петербург ике команда белән катнаша. Без шулай ук көндәшлек төзиячәкбз: Казанда, Чаллыда мәктәпләребез бик шәп. Бу чемпионатны уздыруга республиканың Синхрон йөзү федерациясе бик зур тырышлык куйды”, - дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов. “Ярышларны ачып кына җибәрдек, инде көрәш кызып та китте, пьедесталда командалар составы үзгәреп тора – безнең спорт төре өчен бу бик яхшы. Түземсезлек белән ярышларның дәвамын көтәбез”, - диде Шәйхетдинов сүзләрен раслап, Ольга Брусникина.
Ольга Павлова бу юлы уздырыла торган Россия чемпионатын Казан һәм Татарстан өчен “хәлиткеч” дип атады. “Республикабызда күп эшләр эшләнә – бассейннар төзелә, инфраструктуралар сафка баса, әмма безгә бүгенге көндә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм илнең башка төбәкләрендә яшәүче “алтын балык”ларны да күрергә кирәк. Безгә аларны күрергә, алар дәрәҗәсенә омтылырга кирәк”, - диде РФ Дәүләт Думасы депутаты.
Казан синхрон йөзү өчен үзенә бер аерым шәһәр булып тора: 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында нәкъ менә биредә беренче тапкыр микст-дуэтлар чыгышы узды. Аннан соң өч ел узгач милли беренчелектә җиңү өчен Михаил Васильев һәм Алина Мантуленко дуэты көрәшәчәк – спортчылар Мәскәү өлкәсе данын яклый. “Бу Европа һәм дөнья беренчелекләренә әзерләнүче яшүсмерләр дуэты. Ул Россиядә бердәнбер яшүсмерләр дуэты булып тора. Егетебез биредә кызлар белән беррәттән ярышачак, төп стартлар өчен үз программасын шомартачак”, - диде Ольга Брусникина.