Казанда 25 нче апрельдә синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты башланды – өч көн дәвамында турнирда катнашучылар ярышларның төп бүләкләре өчен көрәшәчәкләр. Беренче көн сенсацияләр китермәде: өч мөмкинлектән өч алтын медальне дә Мәскәү җыелма командасы яулады.
Ярышлар алдыннан булган матбугат конференциясе вакытында өч тапкыр Олимпия чемпионкасы Ольга Брусникина медальгә дәгъва итүчеләр даирәсен билгеләгән иде инде. “Традиция нигезендә, синхрон йөзү буенча ил чемпионатларында һәм төрле башка ярышларда, билгеле инде, медальләргә дәгъвачылар булып Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан командалары тора. Бу, мөгаен, пьедесталны даими рәвештә үзара бүлешеп, аның өчен көрәшә торган дүрт иң көчле командадыр”, - дигән иде ул. Россия синхрон йөзү федерациясенең беренче вице-президенты сүзләре хак булып чыкты – беренче ярышлар көне медальләрен нәкъ менә шушы төбәкләр командалары яулады.
Россия чемпионатын синхрон йөзүдә иң тамашалы һәм кызыклы дип йөртелә торган катнаш программа ачып җибәрде. Бу дисциплинада медальләрнең бар комплекты да башкала ягына китәчәк: ил чемпионкалары булып өч балл ара белән Мәскәү җыелмасы танылды, икенче урынны Мәскәү өлкәсе синхрончылары алды, ә өченче урын Мәскәү-3 командасында. Билгеле булганча, Мәскәүдән Россия чемпионатына берьюлы алты команда килде, шуңа күрә аларның атамалары цифры билгеләнеш белән аерыла. Башкала синхрончыларыннан тыш турнирда Татарстан, Ростов өлкәсе һәм Санкт-Петербург та берничә команда белән катнашалар.
Беренче ярышлар көненең чираттагы дисциплинасында – солистлар арасында техник программада Мәскәү командасына пьедесталда компанияне нәкъ менә хуҗалар һәм “төньяк” башкаладан булган кунаклар төзеде.
“Бронза” – Татарстанның беренче җыелма командасы синхрончысы Олеся Архиповада, икенче урынны Санкт-Петербург-1 командасы спортчысы Карина Шәйдуллина алды. Беренче урында кабат Мәскәү җыелмасы: Екатерина Игнатьева барысын да куып узса да, моны командадагы дусларыннан аермалы буларак, ышанычсызрак рәвештә эшләде –Игнатьеваның иң якындагы эзәрлекләүчедән аермасы бер баллдан аз гына артык.
Беренче ярышлар көне программасының соңгы төре төркемнәрдә ирекле программа булды – биредә командалар техник элементларны үзләре сайлап алдылар һәм аларны бербөтен композициягә җыйдылар. Ярышта беренче өч урын башкала регионына булды, әмма бу юлы башка конфигурациядә. Бу дисциплинада да Мәскәү җыелма командасының лидерлыгы кренеп тора иде: гаҗәеп оста башкарылган программа, судьялардан 94.2333 балл һәм бер көнгә мөмкин булган өч алтынның өченчесе. “Көмеш” Мәскәү өлкәсе командасына, ә “бронза” исә Мәскәү-2 командасына эләкте.