Россия һәм Кытай җиңүе: Казанда суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабы башланды

2018 елның 4 мае, җомга

Казанда Суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабы башланды – Татарстан башкаласында уза торган турнир медальләре өчен көч сынашырга 12 илдән 55 спортчы килде. Ярышларның беренче көненең иртәнге сессиясе Россия һәм Кытай җыелма командалары өчен уңышлы башланды: ике команда да ярышларны җиңү белән башлап җибәрделәр.

Бассейнга беренче булып кызлар чыкты – Дөнья сериясенең Казан этабын 10 метрлы каланчадан синхрон сиерүләр буенча хатын-кызлар ярышы башлап җибәрде. 6 сикерешне барысыннан да яхшырак итеп Кытай кызлары Шань Линь/Сы Яцзе башкардылар: алар суммада 324.24 балл җыеп, командаларына дебют “алтынын” китерделәр. Корея Республикасы кызлары Кук ХьянКим/Ми Рай Ким көндәшләреннән дүрт баллдан азракка гына калыштылар: аларның баллары – 320.58. Призлы өчлекне Малайзия спортчылары Панделела Памг/Чон Джун Хун яптылар: алты сикерештә алар 318.54 балл җыйдылар.

Шань Линь/Сы Яцзе җиңүе Дөнья сериясе программасының бу төрендә Кытай хатын-кызлар командасы лидерлыгын ныгытып куйды, хәзер алар Малайзиядән булган иң якындагы көндәшләреннән 9 баллга алда баралар.

Кызлардан соң ук программаның шушы төре буенча ир-атлар ярышты һәм биредә фаворитлар Россия спортчылары булды – алты сикереш буена Виктор Минибаев һәм Александр Бондарь икенче урыннан түбән төшмәделәр. Нәтиҗәдә ярышлар хуҗалары эшне җиңүгә китереп җиткерделәр (432.72 балл), Украина дуэты Александр Горшковозов һәм Максим Долговны 18 баллга узып киттеләр. “Бронза” исә Германиягә китәчәк: Тимо Бартель һәм Флориан Фандлер барлык сикерешләрен дә тотрыклы, хаталарсыз ясадылар һәм пьедесталда өченче урынга чыктылар (345.36 балл).

Дөнья сериясенең гомуми зачетында каланчадан синхрон сикерүләрдә Россия җыелма командасы лидерлык тота, аларның үкчәләренә басып 3 очко аерма белән Украина командасы килә. Генераль классификациянең өченче баскычында Кытай командасы урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International