Татарстан башкаласы үз тарихында дүртенче тапкыр суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабы ярышларын кабул итә: быел Казанга дөньяның 12 иленнән 50дән артык спортчы килде. Турнирның ярышлар программасы 4 нче май иртәсендә башланып китте, ачылыш тантанасы исә беренче көннең кичке сессиясе алдыннан узды.
Тантанада Халыкара су спорт төрләре федерациясе
(FINA) президенты доктор Хулио Маглионе, FINA башкаручы директоры Корнель Маркулеску, Суга сикерү буенча Россия Федерациясе президенты Алексей Власенко, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары һәм ТР Суга сикерүләр федерациясе президенты Дамир Фәттахов, “Chinanationalsportgroup” вице-президенты Вэй Вэйгэ, шулай ук ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Дмитрий Саутин катнаштылар.
“Казан инде FINAның зур гаиләсе өчен туган йортына әверелде, биредә ел саен су спорт төрләре буенча зур ярышлар уздырыла. Казанның Россиянең спорт башкаласы булуы да зур әһәмияткә ия. Минем Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка һәм Россия милли федерациясе президенты Алексей Власенкога рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Шулай ук барлык спортчыларны һәм тренерларны сәламлим һәм аларга уңышлар телим”, - диде доктор Хулио Маглионе.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов үзенең сәламләү чыгышында дүрт ел дәвамында безгә күрсәткән ышанычлары өчен FINA җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
“Әлеге Су спорт төрләре сараенда күптән түгел генә Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты узган иде, бүген без монда суга сикерү буенча ярышларны башлап җибәрдек. Көзен биредә йөзү буенча дөнья кубогы ярышлары узачак. Барлык катнашучыларга да уңышлар, җанатарларга матур тамаша теләп калам, бик матур спорт бәйрәме килеп чыгасына иманым камил”, - диде министр.
FINA дөнья сериясе этабы ачылышы тантанасында Халыкара су спорт төрләре федерациясе җитәкчеләре “Chinanationalsportgroup” компаниясенә, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенә, Казан шәһәренә, Россия Суга сикерүләр федерациясенә рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Хулио Маглионе кулыннан бүләкләрне Вэй Вэйгэ, Владимир Леонов, Дамир Фәттахов һәм Алексей Власенко кабул итеп алдылар.