Алексей Власенков: «Казан суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабын Олимпия уеннары дәрәҗәсендә уздыра»

2018 елның 4 мае, җомга

Татарстан башкаласында суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабы уза – турнир ачылышы алдыннан булган матбугат конференциясендә Халыкара су спорт төрләре федерациясе (FINA) президенты доктор Хулио Маглионе,  FINA башкаручы директоры Корнель Маркулеску, “Chinanationalsportgroup” вице-президенты Вэй Вэйгэ, Суга сикерү буенча Россия Федерациясе президенты Алексей Власенко, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары һәм ТР Суга сикерүләр федерациясе президенты Дамир Фәттахов, шулай ук ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Дмитрий Саутин катнаштылар. 

“Казанда 2015 елда уздырылган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты FINA тарихында иң яхшыларының берсе булды. Башка ярышлар да иң югары дәрәҗәдә уздырылып тора торган бу шәһәр безнең үз йортыбызга әйләнде. Казанның Россиянең спорт башкаласы булуында тамчы да шигебез юк, моны бик күп илләрнең вәкилләре ассызыклый. Бирегә кабат кайтуыбызга шатбыз”, - диде Маглионе.

Корнель Маркулеску сүзләренчә, Казан белән FINA дуслыгы әле озак еллар дәвам итәчәк. “2022 елда безнең Казанга кабат кайту мөмкинлегебез булачак – биредә кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты, шулай ук су спорт төрләре буенча конвенция һәм йөзү буенча тренерлар өчен семинар узачак. Татарстанда унлап 50 метрлы бассейннар бар икәнлеген белдем, бу бик яхшы күрсәткеч. Татарстан җитәкчелегенең су спорт төрләренең әһәмиятен аңлавына шатбыз – сүз биредә югары казанышлар спорты турында гына түгел, массакүләм спорт турында бара”, - дип белдерде FINA башкаручы директоры.

Алексей Власенко Казан этабының барлык дөнья сериясе һәм барлык спорт төре өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. “Казан турнирны Олимпия уеннары дәрәҗәсендә уздыра”, - дип белдерде Суга сикерүләр буенча Россия Федерациясе президенты.

Дамир Фәттахов турнирда катнашучыларны һәм кунакларны Казан мэры Илсур Метшин исеменнән сәламләде. “Без Россиянең спорт башкаласы статусын раслап, мондый әһәмиятле чараны чираттагы тапкыр уздырабыз. Татарстанда ил җыелма командасында чыгыш ясаучы суга сикерү буенча лидерлар булу бик шатландыра. Алар илебезне тиешенчә тәкъдим итсеннәр, ә яшь спортчылар алардан үрнәк алсыннар өчен без барысын да эшлибез – бу бик мөһим”, - диде Татарстанның Суга сикерүләр федерациясе президенты.

ФИНА дөнья сериясе - уникаль зур ярыш. Татарстан башкаласында әлеге турнир беренче тапкыр Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты алдыннан уздырылган иде.

Дөнья сериясе ярышлар турниры белән күрсәтмә чыгышлар синтезы буларак карала. Ярышларда дөнья дайвингы элитасы: Олимпия уеннары, чемпионатлар һәм дөнья кубоклары җиңүчеләре һәм призерлары чыгыш ясыйлар. Турнир ФИНА халыкара йөзү федерациясе яклавы астында уза. ФИНА дөнья сериясенең Казан этабы бу сезонда соңгысы булачак. Беренче ике этап Кытайның Пекин шәһәрендә (9 нчы марттан 11енә кадәр) һәм Япониянең Фудзи шәһәрендә (15 нче марттан 17сенә кадәр) узды, өченче этап 27 нче апрельдән 29ына кадәр Канаданың Монреаль шәһәрендә уздырылды.

Һәр этап программасына ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан шәхси һәм синхрон сикерешләр, шулай ук өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан синхрон катнаш сикерешләр керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International