Россия җыелмасы «алтыны»: Юлия Тимошинина һәм Никита Шлейхер беренчеләр!

2018 елның 5 мае, шимбә

FINA дөнья сериясе этабының икенче ярышлар көне Россия җыелма командасына ике медаль китерде: Евгений Кузнецов өч метрлы трамплиннан сикерүдә “бронза”, ә Юлия Тимошинина һәм Никита Шлейхер пары каланчадан синхрон сикерүдә “алтын” алдылар. Кытай суга сикерүчеләре дә бу көнне, медальләр запасын тулыландырып, ике алтын медальгә ия булдылар.

Икенче ярышлар көненең кичке сессиясе 10 метрлы каланчадан хатын-кызлар сикереше финалыннан башланды. КХДРнан, Кытай һәм Малайзиядән булган квартетны Россия спортчысы Юлия Тимошинина һәм австралияле Мелисса Ву тулыландырды. Беренче ике сикерештә лидерлык кореялы Ким Ми Раеда иде, аннан соң аны Кытай кызы Рен Кьян кысрыклап чыгарды. Нәтиҗәдә шушы ике спортчы алда булдылар да: Кытай кызы беренче (389.1 балл), кореялы икенче (362.35 балл) булды. Өченче урын өчен исә калган барлык спортчылар да көрәште, әмма бу ярышта Ву бәхетлерәк булып чыкты, дүртенче омтылыштан соң Австралия суга сикерүчесе өченче урынга чыкты һәм Тимошининаны артта калдырды.

Программаның икенче төре ир-атларның өч метрлы трамплиннан сикерүдә ярышлары иде. Монда бернинди дә интрига булмады – беренчелек өчен Кытай һәм Россия вәкилләре ярышты. Беренче ике сикерештән соң беренче сызыкта Россия спортчысы Илья Захаров бара иде, әмма бик үк яхшы булмаган өченче сикереш аны тиз үк бишенче урынга “ыргытты”. Олимпия чемпионы позициясен яхшырту өчен барысын да эшләде, әмма дүртенче урыннан югарырак күтәрелә алмады.

Захаровны аның җыелма команда буенча партнеры Евгений Кузнецов узып китте: алдагы көнне алар бергәләп синхрон сикерештә “көмеш” алганнар иде. Кузнецов нәтиҗәдә команда буенча иптәшеннән 3.2 балл отты һәм үз активына “бронза” медаль өстәде (494.25). “Алтын” өчен соңгы чиккәчә көрәшүчеләр икесе дә Кытай спортчылары булды, алтын медальне Се Сыи алды. Ул биш сикереш өчен космик нәтиҗә - 536.6 балл җыйды. Цао Ян исә аннан биш баллдан бераз гына артыгракка калышты һәм көмеш медаль алды.

Икенче ярышлар көнен катнаш парлар арасында каланчадан сикерү ярышы финалы йомгаклады. Биредә алтын медальне Никита Шлейхер һәм Юлия Тимошинина пары алды, алар биш сикереш барышында икенче урыннан түбәнгә төшмәделәр һәм җиңү яуладылар (331.35 балл). Программаның бу төрендә көмеш медаль ияләре булган КХДР вәкилләре Хва Ми Ким/Мьонг Хьонны россиялеләрдән бары тик бер балл ярым гына аерып тора. Өченче урында 306.72 балл белән канадалылар Винсен Рендо/Меган Бенфито – Канада җыелма командасы өчен бу Казандагы икенче медаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International