Кытайны туктатып булмый: Казанда уза торган FINA дөнья сериясе этабының өченче көненең иртәнге сессиясе нәтиҗәләре

2018 елның 6 мае, якшәмбе

Казанда уза торган FINA дөнья сериясе этабының соңгы көне ике ярымфиналдан башланып китте: хатын-кызлар өч метрлы трамплиннан, ә ир-атлар каланчадан сикерделәр.

Беренчеләрдән булып финалга чыгу өчен хатын-кызлар ярышты: дебют ярымфиналын Кытай кызы Ванг Хан отты – биш сикереш дәвамында ул беренче урыннан төшмәде һәм аны беркем дә уза алмады. Нәтиҗәдә Хан 354.8 балл җыйды һәм финалга чыкты. Канада кызы Памела Варе икенче булды. Өченче урында австралияле Эстер Куин (320 балл), ул соңгы сикерешне үз файдасына борып җибәрә алды, ул әлеге сикерешен финалга чыккан җиңүче кебек үк башкарып, команда буенча дус кызы Анабель Смитны артта калдырды. Россияле Кристина Ильиных ярымфиналны уңышсыз уздырды һәм соңгы урынга калды.

Икенче ярымфиналда тагын барысы да көтелгәнчә килеп чыкты: Кытай кызы Ши Тингмао лидерлыкны эләктерде һәм ычкындырмады (362.35 балл). Икенче булып канадалы Джениффер Абель калды, ул 338.4 балл җыйды. Иң мөһим сикерешкә соңгы юлламаны Малайзия җыелма командасы вәкиле Сабри Бинти яулады: аның баллары 320.1.

Ир-атлар арасында ун метрлы каланчадан сикерү ярышы ярымфиналы Россия җыелма командасы өчен бик яхшы булды – финалда җиңү өчен Россиянең ике спортчысы ярышачак. Александр Бондарь үз ярымфиналын ышанычлы рәвештә отты, биш сикереш өчен 524.25 балл җыйды. Әлеге ярымфиналның көмеш призеры Бондарьга 40 баллдан артыграк оттырды – француз Бенджамин Оффре үз омтылышларын 480.75 баллга узды. Призлы өчлекне Канадалы Винсан Рендо япты, аның баллары 432.8.

Чираттагы ярымфиналда Россия егете Никита Шлейхер Кытай вәкиле Джан Янг һәм украиналы Максим Долгов белән ярышты. Нәтиҗәдә Шлейхер 462.45 баллы нәтиҗә белән икенче булды, кытайлы 90 баллга аерма белән беренчелекне яулады, өченче урында – Украина спортчысы (460.6 балл). Алар өчесе дә Дөнья сериясе этабын ябачак финалга юллама алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International