Казанда суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабы төгәлләнде

2018 елның 6 мае, якшәмбе

Татарстан башкаласы Казанда суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабы төгәлләнде – 12 илдән булган 50 спортчы турнирның соңгы этабы медальләре өчен көрәштеләр. Ярышларның соңгы көнендә кызларның өч метрлы трамплиннан, ә ир-атларның каланчадан сикерүләр буенча ярышлары, шулай ук катнаш парлар арасында ярышлар узды.

Ярышларның өченче көненең кичке сессиясен хатын-кызлар ачып җибәрде: аларның финалында, барлык Казан этабындагы кебек үк, кытайлылар лидерлык итте. Беренче ике урынны да алар яулады һәм аларның җиңүен шик астына куярга беркем дә батырчылык итмәде – “алтын”ны 374.35 баллы нәтиҗә белән Ши Тингмао, көмешне аның команда буенча дусты Ванг Хан (355.01) алды. Калган дүрт спортчы “бронза” өчен көрәштеләр һәм бу ярышта Канада кызы Дженнифер Абель җиңеп чыкты: биш сикерештә ул 338.55 балл җыйды.

Команда буенча дуслары башлангычын тагын бер Кытай суга сикерүчесе Янг Чжан дәвам итте: кызларның җиңүләреннән рухланып спортчы егет ун метрлы каланчадан сикерү финалында көндәшләренә шанслар калдырмады. Беренче сикерештән соң ук кытайлы бик нык алга китте һәм финалдагыларның берсе дә аны куып тота алмадылар - “космик” сумма (581.60 балл) спортчыга беренчелекне яуларга булышты. Икенче урында россияле Александр Бондарь: ул барлык сикерешләрен дә сыйфатлы башкарды һәм Чжаннан утыз баллга гына калышты. Бондарь өчен бу бүләк Татарстан башкаласындагы икенче медаль – ярышларның беренче көнендә ул Виктор Миннибаев белән бергә синхрон сикерүләрдә “алтын” алган иде. Призлы өчлекне француз Бенджамин Оффре япты. Россияле Никита Шлейхер француздан ун баллга диярлек артта калып, дүртенче булды.

Ярышларның өченче көне программасын, шулай ук Казан этабын һәм барлык Дөнья сериясе этабын да катнаш парларның өч метрлы трамплиннан сикерүләре ярышы япты - бу дисциплинада барлыгы биш микст-дуэт катнашты. Казан этабы барышында барлык медальләр дә диярлек Европага китеп бетә язды: беренче урынны канадалылар Дженнифер Абель/Франсуа Имбо-Дюлак (324.96 балл), көмеш медальне – британияле парлар Грейс Рид/Томас Дейли (317.70 балл), өченче урынны немец дуэты Тина Пунзель/Лу Массенберг (306 балл) алды. Россия җыелма командасы биредә дә дүртенче булды - Никита Шлейхер һәм Надежда Бажина немецларга өч балл оттырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International