Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы дөнья чемпионатына әзерлек турында: Бөтен өлкәләрдә дә иминлекне тәэмин итәргә кирәк

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек Советының, Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең, Республикасында коррупциягә каршы комиссиянең, Казан шәһәрендә 2018 елгы футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын уздыру чорында Татарстан Республикасында иминлекне тәэмин итү буенча ведомствоара төбәк оператив штабының, Татарстан Республикасында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү оператив штабының һәм Татарстан Республикасы Янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең уртак утырышы узды. 

Утырыш 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә багышланганды. 

Чарада ТР Дәүләт Киңәчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

"Дөнья чемпионатына кадәр бер ай тирәсе калды. Без әзерләнү эшендә финишка килеп җитәбез. Иң мөһим бурыч - турнирны югары дәрәҗәдә үткәрү. Без катнашучылар, кунаклар, шәһәр һәм республикабыз халкы иминлеген тәэмин итәргә тиеш", - диде чәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов. 

Ул ассызыклаганча, куркынычсызлыкны бөтен өлкәләрдә дә гарантияләргә кирәк: аерым һәр катнашучыдан алып, бөтен җәлеп ителә торган ресурслар һәм инфраструктура объектларына кадәр. 

"Объектларны террорчылыктан саклау, янгын иминлеге һәм су объектларында иминлекне, юл хәрәкәте иминлеген, өзлексез энергия белән тәэмин итү, сәнәгать предприятиеләренең ышанычлы эшләве, эпидемилогоик иминлекне тәэмин итү, шулай ук мәгълүмат иминлеген тәэмин итү буенча бик зур эш алып барыла", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шул ук вакытта,ТР Президенты сүзләренчә, берничә проблемалы мәсьәлә бар. "Безнең бурыч - тупланган тәҗрибәне өйршнеп, хәл итү юлларын табарга", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International