“Казан марафоны-2018” алдыннан казанлылар танылган кунак җитәкчелегендә чарага әзерләнә алалар. Үзәк стадионның җиңел атлетика манежында 14 май көнне телетапшырулар алып баручысы һәм продюсер Тина Канделаки күнегүләр ясап булачак.
“Казан марафоны – 2018” шәһәрдә 20 майда уза. Казанлылар һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунаклар 4 дистанциядә катнаша ала: 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км. Аларга Родион Газманов һәм Эльмира Кәлимуллина кушыла. Оештыру керемнәре ярдәмендә җыелган акчалар хәйриячелеккә юнәлдереләчәк.
“Шәхси мисал гына мотивация биргәнне аңлыйм. Махсус рәвештә Казанга килү өчен көн аердым, - диде Тина Канделаки. – Без эшләячәк күнегүләр комплексы беренче карашка гына гади кебек күренә. Иң мөһиме техника, күнегүләрне башкару тәртибе һәм тизлек”. Икенче көнне, ягъни 20 майда, ул башкалар белән стартка чыгачак.