Марат Әхмәтов: “Авылга креатив һәм сәләтле кадрлар кирәк”

2012 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанның аграр вузларында белем алучы студентлар белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрын Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов һәм Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Галимҗан Кәбиров озатып йөрде.
М.Әхмәтов Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институтында уку сыйныфларын карады һәм студентлар белән очрашты. Студентлар министрга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. М.Әхмәтов студентларның тормышы, шул исәптән киләчәккә планнары белән кызыксынды.
Алга таба министрның аграр вузларда белем алучы студентлар белән очрашуы Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә дәвам итте. Марат Әхмәтов 2011 елда аграр тармакта ирешелгән яхшы күрсәткечләрне билгеләп үтте. “Һава торышы-климат шартлары уңай булды, дәүләт тарафыннан корылыкның тискәре нәтиҗәләрен бетерү өчен ярдәм күрсәтелде”, - дип хәбәр итте министр. Искәртеп узабыз, үткән ел республикада 5 миллион тонна ашлык җыеп алынды.
Шуннан соң Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә бәйле тема кузгатылды. Министр фикеренчә, әлеге адым Татарстанның аграр тармагы алдында өстәмә мөмкинлекләр ача. “Бу этапта безгә креатив һәм сәләтле кадрлар кирәк”, - дип ассызыклады аграр ведомство башлыгы.
М.Әхмәтов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары өчен – 2 мең, техникум студентлары өчен – 1 мең, аспирантлар һәм яшь галимнәр өчен 5 мең сум күләмендә исемле стипендияләр булдырылган. Министрның сүзләренә караганда, килешү нигезендә агросәнәгать комплексы предприятиеләренә юл тотучыларга яшь белгеч статусын бирү күздә тотыла, бу уку йортын тәмамлаучыга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие алу мөмкинлеген тудырачак. Әлеге акчаны алу өчен авылда ким дигәндә 3 ел эшләргә кирәк. Яшь белгечләр шулай ук бер ел дәвамында ай саен үзләренең хезмәт хакына өстәмә рәвешендә 5 әр мең сум акча алачак.
Әңгәмә барышында дәүләт ярдәме һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында да фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International