FIFA Җанатарлар фестивале Казанда үз эшен 14 июнь башлап җибәрә

2018 елның 29 мае, сишәмбе

FIFA Җанатарлар фестивале Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын карау өчен бердәнбер рәсми мәйдан булып торачак. Казанда фестиваль эшенең ничек оештырылачагы турында 23 нче майда “Татмедиа” басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сөйләделәр. 

FIFA Җанатарлар фестивале Казанда үз эшен Чемпионат башланган көнне (14 июнь) башлап җибәрә һәм финал көнендә (15 июль) төгәлли. 6 ял көне каралган (2018 елның 29 июне, 5, 8, 9, 12, 13 июль). Мәйдан берьюлы 25 мең кешене сыйдырырга сәләтле.

Мәйданда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Беренче уенны 14 нче июнь көнне 18:00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр, бу Россия һәм Согуд Гарәпстаны арасындагы ачылыш матчы булачак.

“Фестивальгә керү уен көннәрендә түләүсез булачак, билетлар һәм Җанатар паспортлары кирәкми”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Фестиваль территориясендә чемпионатның рәсми атрибутикасы белән кибет, FIFA партнерлары һәм спонсорлары павильоннары урнашачак. Биредә милли сувенирлар сатып алырга да була.

Фестиваль мәйданында нәни һәм өлкән җанатарлар өчен дә төрле активлыклар зоналары каралачак, биредә алар балалар өчен каралган каршылыклар полосасыннан уза, мини-футбол кырында футбол уйный, футбол фристайлы буенча мастер-классларда катнаша алачаклар.

Туклану төп ресторанда оештырылачак. Мәйданга килүчеләр традицион “футбол” фаст-фудын (сендвичлар, хот-доглар, кыздырган бәрәңге, пицца, чипсылар һәм төрле снеклар) гына авыз итеп калмыйча, тулы төшке яки кичке аш та алып ашый алачаклар. Мәйдан кунакларына татар милли ризыклары булган чәк-чәк, өчпочмак, гөбәдия, бавырсак та тәкъдим ителәчәк. “Төп ресторан менюсы бирегә килүчеләрнең яшь категорияләреннән, нәрсә ашарга теләүләреннән, шулай ук дини карашларыннан чыгып эшләнгән һәм үз эченә интернациональ кухня ризыкларын да, Татарстан Республикасы халыкларының милли кухнялары ризыкларын да алган. Биредә “Хәләл” категориясе ризыклары да, вегетариан кухнясы ризыклары да булачак”, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

Чараны оештыру өчен “Шәһәр волонтерлары” программасының 220 волонтеры җәлеп ителәчәк. Оештыручыларга ярдәм эшчәнлекнең 10 юнәлеше: “волонтерлар белән идарә”, “аккредитация”, “ТВ һәм ММЧ өчен сервислар”, “медицина хезмәте күрсәтү”, “туклану һәм эчемлекләр”, “тамашачылар өчен сервислар”, “Фестиваль белән идарә”, “беркетмә” һәм башкалар буенча күрсәтеләчәк.

 Фестиваль программасы көн саен индивидуаль тематика буенча корылачак. Җанатарлар фестивале ачылган көнне “Welcometo Kazan! Добро пожаловать в Россию!” театральләштерелгән тамаша планлаштырылган. Ул Казанның, Татарстан һәм Россиянең тарихи, мәдәни традицияләре, шулай ук илнең спорт мирасы турында сөйләячәк. Кунаклар сәхнәдә Казан һәм республиканың иң яхшы иҗат коллективларын тамаша кылачаклар.

Тамашачылар каршында Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР дәүләт камера хоры, “Казан” бию ансамбле, “DrumTime” барабаннар шоуы һәм битбокс буенча дөнья чемпионы Митя Бурмистров, “ActionManCrew” брейк-командасы, “KingStep” бию студиясе, Алинә Шәрипҗанова, Матвей Козин, Мария Семёнова һәм башкалар чыгыш ясар дип планлаштырыла.

16 нчы июньдә Казанда Франция һәм Австралия командалары арасында беренче матч узачак. Фестиваль мәйданы бу көнне Казанда уйный торган командалар җанатарларын һәм кунакларны “Мы дети одной земли!” милли концерт программасы белән сәламләячәк.

23 нче июньдә фестивальнең концерт программасы халык музыкасына йөз тотачак. 25 нче июньдә Фанфест мәйданында “Ишегалды футболы көне” узачак. Бу көнне тамашачылар каршында “Созвездие – Йолдызлык” телевизион фестивалендә катнашучылар, Игорь Крутойның “Поволжье” популяр музыка академиясе һәм “F-TEAM” бию академиясе чыгыш ясар дип көтелә.

27 һәм 28 нче июнь көннәрендә фестиваль сәхнәсендә популяр рок-төркемнәр: “Равновесие”, “Луна”, “Большой Куш”, “Дом кукол”, “Прогульщики” һәм башкалар чыгыш ясаячаклар. Шулай ук “JukeBoxTrio” популяр Казан төркеме чыгышы да планлаштырыла.

Фестивальнең концерт программасында төрле көннәрдә Игорь Бутманның Олег Аккуратов катнашындагы джаз квартеты (Мәскәү), Вадим Эйленкриг квартеты (Мәскәү), шулай ук Алексей Козлов һәм “Арсенал” төркеме, Билли Новик &Band (С.Петербург), E-QualityQuartet&GregoryRivkin (Россия-Израиль), “Артем Айвазян Band” (Мәскәү) кебек төркемнәр дә чыгыш ясаячаклар.

15 нче июльдә – чемпионатның финал көнендә фестиваль тантаналы рәвештә ябылачак. Бу көнне сәхнәдә ALMA һәм GuruGrooveFoundation төркемнәре чыгыш ясаячак.

“Фестивальгә әзерлек штат режимында бара. Бүгенге көнгә мәйданда вакытлы инфраструктураның төп металл конструкцияләрен торгызу эшләре алып барыла, - диде Дамир Фәттахов. Аның сүзләренчә, Казандагы фестиваль мәйданының аерымлык билгесе булып матчларны карауның өстәмә зонасы булып торачак һәм тамашачылар агымын дөрес бүләргә ярдәм итәчәк икенче экран торачак.

Мәйданны әзерләү белән беррәттән аның янындагы мәйданнарны, “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән “Казан” гаилә үзәгенә килә торган юлларны  төзекләндерү буенча да масштаблы эшләр башкарыла.

“Һава шартларының начар булуына да карамастан, бүгенге көнгә эшләрнең гомуми күләменнән 60 проценты башкарылган инде. Җәяүлеләр өчен махсус юл салынган, ДЧга әзерлек барышында ул ике тапкырга киңәйтелде”, - дип сөйләде Дамир Фәттахов.

Ул шулай ук җәяүлеләр өчен юл төзелеше белән беррәттән Бондаренко урамы буенча Солдат урамыннан С.Хәким урамына кадәр яңа юл салынуын да хәбәр итте. “Төзелеш нәтиҗәләре буенча 5000 кв.м дан аз гына артык мәйдандагы Бондаренко урамы дүрт полосалы булачак – һәр якка тротуарлары белән булган 2 шәр полоса. Эшләрне июньнең беренче декадасында төгәлләү планлаштырыла. Променад та, әлеге юл да  инфраструктур мирасның мөһим объектлары, алар чемпионат узганнан соң да шәһәр халкына калачак”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International