Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты башланырга 15 көн калганда 1000 шәһәр волонтерыннан торган команда тулысынча формалаштырылган һәм спорт башкаласы кунакларын каршы алырга әзер. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп була торган егет-кызларны ничек танырга һәм алар шәһәр халкына һәм кунакларга ничек ярдәм итә алалар соң? “Шәһәр волонтерлары” программасы операторы – “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО “Шәһәр волонтерлары” программасына махсус презентация әзерләде.
2018 елның 30 маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында “Шәһәр волонтерлары” программасы презентацияләнде. Волонтерлар каршында сәламләү сүзләре белән мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Сәламәтлекне саклау, спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстем Гарифуллин һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров чыгыш ясадылар. Мәртәбәле кунаклар команданы сайлап алу һәм белем күтәрү эшләре төгәлләнү белән тәбрик иттеләр, шулай ук, бу җәйдә шәһәрнең йөзен нәкъ менә волонтерлар тәкъдим итүне ассызыклап, аларга Чемпионат вакытындагы сменаларында уңышлар теләделәр.
Презентациянең беренче өлешендә модель-волонтерлардан дефиле тәкъдим ителде, алар Казан шәһәр волонтерының нинди киемнән булачагын күрсәттеләр. “Дөнья чемпионаты – 2018” үрнәгендәге кием-салым комплектына чемпионатның рәсми үрнәге төшерелгән спорт футболкасы, чемпионат логотибы белән булган һәм аркасына язылган футболка-поло, трансформер-чалбар, капюшонлы юка куртка, бейсболка, спорт кедасы һәм рюкзак керә. Кием-салымнарны командага уңышлы сайлап алынган волонтерлар тәкъдим итте. Модельләр арасында көмеш волонтерлар да бар иде.
Волонтерлар өчен төп сервисларның берсе булып туклану тора. Тиешле формада һәм күтәренке кәефтә булыр, сменалар вакытында көч туплар өчен волонтерларга тәмле ашлар тәкъдим ителәчәк. Шәһәр волонтерларын тәмле һәм туклыклы ризыклар белән сыйлаячак команда - “Түбәтәй” беренче татар хәләл тиз туклану челтәре. Волонтерлар өчен биш көнгә меню тәкъдим ителде. Һәр төшке аш үз эченә кайнар аш, салат, икенче аш, камыр ризыгы, җиләк-җимеш, эчемлекне ала. Комплектка шулай ук тәмләткечләр, салфеткалар һәм приборлар да керә. Челтәрнең баш технологы волонтерлар балансланган рәвештә, файдалы һәм витаминнарга-минералларга бай ризыклар белән тукланачаклар дип белдерде. Ризыкларны тәкъдим итү нәтиҗәләре буенча волонтерлар махсус эшләнгән менюдагы ризыкларны авыз итеп карый һәм бәяли алдылар.
Инде билгеле булганча, шәһәр волонтерлары сменаларына 11 нче июньдә чыгалар һәм позицияләргә чыгудан 15 нче июльдә туктаячаклар. Шәһәр волонтерлары эшчәнлеге юнәлешләре – “CityVolunteers” мәгълүмат станцияләре; транспорт волонтерлары; соңгы миль зонасында халык агымы белән идарә; шәһәр хастаханәләрендә медицина хезмәте күрсәтү; ММЧлар белән хезмәттәшлек; волонтерлар белән идарә; FIFA Җанатарлар фестивале.
Кием-салым һәм ризык белән тәэмин ителүдән тыш шәһәр волонтерлары өчен каралган сервисларга тагын Казан буенча йөрү өчен транспорт картасы (һәр волонтерга көненә 2 тапкыр транспортка утырып юл йөрү; юл йөрүләр саны сменалар санына бәйле), тормышны һәм сәламәтлекне иминләү, мотивлаштыру программасы (махсус чаралар, чемпионатның лицензияле продукциясе) керә.