Бүген Татарстан башкаласында "Казан" гаилә үзәге алдындагы мәйданда FIFA Җанатарлар фестивале тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Фан-зона 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты узу вакытында эшлиячәк. Мәйданда ярыш матчларының туры трансляциясе оештырылган. Шулай ук җанатарлар өчен активлык зонасы да бар, концерт программалары бар. Бер вакытта мәйданда 25 мең кеше сыйдыра.
Рөстәм Миңнханов башта фестивальдә эшләүче волонтерлар белән очрашты. Барлыгы чараны уздыру өчен 220 волонтер җәлеп ителде. Татарстан Президенты аларга уңышлар теләде һәм алар бергә фотога төштеләр.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов җанатарлар өчен әзерләнгән 4 тонналы футбол тубы формасындагы чәк-чәк куелган мәйданчыкка юнәлде. Казан аш осталары казанышы Россия рекордлары китабына теркәлде. ТР Президенты футбол уенчылары Сергей Рыжиков һәм Гекдениз Карадениз белән чәк-чәкне кистеләр һәм беренче кисәкләрен кечкенә җанатарларга тараттылар.
Тантандагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов Казанда бөтен җанатарларны һәм кунакларны сәламләде һәм искиткеч футбол булуын теләде.
"Бүген без әлеге мәйданда футбол буенча дөнья чемпионатын ачу көнендә җыелдык. Без мондый чемпионатны безнең башкалада да кабул итүебезгә бик горурланабыз. Бүген беренче уен Мәскәүдә уза, ә ике көннән Казанда матч булачак. Әлеге мәйдан махсус безнең җанатарлар өчен әзерләнде", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Җанатарлар фестивален ачык дип игълан итте.