16 июньдә Казан Россиядә үткәрелүче FIFA 2018 футбол буенча Дөнья чемпионатының матчын кабул итәчәк! 13:00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында Франция белән Австралия җыелма командаларының уены башланачак. Ләкин тамашачыларны стадионга 3 сәгать алдан ук – 10:00дә кертә башлаячаклар. Җанатарларга стадионга алдан килергә тәкъдим ителә, чөнки аларга тикшереп кертү пунктларында тикшерү узарга туры киләчәк. Шунысын да онытмаска кирәк: матч башланырга 4 сәгать кала (ягъни 9:00дән алып) «соңгы миля» эшли башлаячак һәм җанатарларга стадионга кадәр җәяүләп килергә кирәк булачак. Матч тамашачыларын кунакчыл волонтерлар каршы алып, стадион тирәсендә хәрәкәт итү юнәлешләрен аңлатып торачаклар.
Россиядә үткәрелүче FIFA 2018 футбол буенча Дөнья чемпионатының™ матчына керү өчен тамашачыларга үзләре белән FIFA.com/bilet сайтыннан сатып алынган уенга керү билеты һәм, әлбәттә, www.fan-id.ru сайтында рәсмиләштерелгән Җанатар паспорты (FAN ID) алырга кирәк.
Стадионда рәсми кибетләр эшләячәк. Биредә җанатарлар сувенирлар сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, стадионда ризыклар һәм эчемлекләр дә сатылачак.
Стадионга уен карарга барыр алдыннан стадионда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм үзең белән алып керергә рөхсәт ителмәгән әйберләр исемлеге белән игътибарлы рәвештә танышырга кирәк. Мәсәлән, шартлаткыч матдәләр, корал, сугыш кирәк-яраклары, пычаклар, наркотиклар, сигнал ракеталары һәм петардалар, җиңел ялкынланып китүче матдәләр белән беррәттән кайбер башка әйберләр дә тыелган исемлеккә кертелгән. Әйтик, озынлыгы 25 см.дан арткан ябык рәвештәге кул чатырлары, роликлар, скейт һәм самокатлар, җыела торган урындыкларны үзең белән стадионга алып керергә ярамый. Ә менә фотоаппарат һәм видеокамераларны, шул исәптән кесә телефонындагыларын да кулланырга мөмкин. Ләкин алардан бары тик шәхси максатларда гына файдаланырга яраганын онытмаска тиешле.