Казанда 14 нче июньдә Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ башланган көнне ачылган FIFA Җанатарлар фестивале™ эшләгән беренче дүрт көндә анда 149400 кеше булырга өлгергән. Бүген мәйданга шулай ук бик күп халык җыелган иде.
Перудан килгән Хуанны Казан бик тәэсирләндергән: “Мәскәүдә һәм Саранскта булдым, ә Казан, архитектурасы, традицияләре белән, барысына караганда да ныграк ошады”, - диде ул. Хуан матчларны стадионда карамаячагын белерде, төрле шәһәрләрдәге Фан-фестларда карау ошыйрак төшә аңа.
Фестивальдә бүген Испаниядән килгән җанатарлар да катнашты. Алар башта Мәскәүдә булганнар, хәзер бирегә килгәннәр. Инде билгеле булганча, 20 нче июньдә Испания Казанда Иран командасына каршы уйнаячак. Испан җанатарлары Казан белән танышырга гына түгел, Свияжскка һәм Болгарга барырга да уйлап торалар.
Свияжск утрау-шәһәрчеге белән Борынгы Болгарда булу өчен хәтта анда барып торырга да кирәкми, Фан-фест мәйданында виртуаль чынбарлык күзлеген киеп карау да җитә. Свияжскка һәм Болгарга виртуаль сәяхәтне бүген Казанга ял итәргә килгән Валерий белән Татьяна һәм аларның балалары ясады. Фестивальдә катнашучыларга активлыклар мәйданы да бик ошаган. “Бирегә көн саен киләчәкбез”, - диделәр алар.
“Биредә булуыбызга шатланып туя алмыйбыз, - ди Казахстаннан килгән кунак Ольга. – Казан – бик матур шәһәр, ә Фан-зона – үзе бер шедевр, биредә кызыклы нәрсәләр шулкадәр күп, зур экраннар куелган. Бу бик шәп!”. Ольга Бразилия командасы өчен җан ата. “Әмма хәзер мин Бельгия өчен җан атып торам”, - диде ул. Инде билгеле булганча, бүген Бельгия Панама җыелма командасын 3:0 исәбенә отты. Икенче бер матчта Швеция Көньяк Кореяны 1:0 исәбенә җиңде.
Әлмәттән килгән Руслан да, Бразилия өчен җан атуына карамастан, бүген Бельгия яклы иде. “Казанда икенче көнем, матчларны карарга һәм шәһәр белән танышырга килдем, - диде ул. – Атмосфера бик шәп, кичкә таба тагын да күңеллерәк булыр дип ышанам”.
Фан-фест мәйданында җанатарларның иң күбесе кич белән Англия һәм Тунис арасында узган матчка җыелды. Калганнары кебек үк, бу очрашу да зур экраннарда күрсәтелде.
Бәйрәм кәефен күтәрүгә Dj OZZ, MC Zali, “Сахар” һәм “Федор Шукшин” төркемнәре дә булышты.