Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франция һәм Австралия җыелма командалары футбол матчы кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды.
Очрашулар «Казан-Арена» стадионында матч башланганчы уздырылды.
Башта Рөстәм Миңнеханов Австралиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Питер Мартин Теш белән очрашты.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Франция Республикасының Спорт министры Лора Флессель белән әңгәмә корды.
Матч башланганчы Рөстәм Миңнеханов Уругвай Спорт министры Фердинандо Касерос белән очрашты.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Олег Матыцин белән очрашу уздырды.