“Казан Арена”да 20 нче июньдә Испания һәм Иран командалары очраша

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Казан 20 нче июньдә икенче тапкыр Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ матчын кабул итә! 21.00 сәгатьтә “Казан Арена” стадионында Испания һәм Иран командалары очрашачаклар. Тамашачылар стадионга уен башланырга 3 сәгать кала – 18.00 сәгатьтә кертелә башлыйлар, карап кертү пунктларын тынычлап узар өчен стадионга иртәрәк килергә тырышыгыз. Шулай ук уен башланырга 3 сәгать кала (17.00 сәгатьтә) “соңгы миль” гамәлгә керәчәген дә онытмагыз, бу инде стадионга кадәрге араны җәяүләп узарга кирәк булачак дигән сүз. Биредә матчны карарга килүчеләрне кунакчыл волонтерлар каршы алачаклар һәм стадионга озатачаклар. “Соңгы миль” режимы 21 нче июньнең 01.00 сәгатенә кадәр дәвам итә.

Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ матчын карарга керү өчен тамашачылар үзләре белән уенга FIFA.com/bilet сайтында сатып алынган билетны һәм www.fan-id.ru сайтында рәсмиләштерелгән Җанатар паспортын (FAN ID) алырга тиешләр.

Стадионда җанатарлар сувенирлар сатып алырга мөмкин булган рәсми кибетләр эшләячәк. Биредә ашамлык һәм эчемлекләр дә алырга була.

Стадионга җыенганда стадионга керү кагыйдәләре һәм анда алып керергә ярамый торган әйберләр исемлеге белән яхшылап танышырга кирәк. Шартлаткычларга, сугыш кирәк-яракларына, пычакларга, наркотикларга, сигнал ракеталарына һәм петардаларга, тиз янып китүчән матдәләргә булган тыюлар рәтенә тагын берничә предмет эләгә. Мисалга, ябык торышта 25 см дан озынрак булган зонтлар, роликлар, самокатлар, скейтлар һәм җыелмалы урындыкларны алып керергә ярамый. Фотоаппаратлар һәм видеокамералар, шул исәптән кәрәзле телефоннар алып керү тыелмый, әмма аларны коммерция максатларында түгел, бары тик шәхси максатларда гына куллану рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International