Татарстан башкаласы 24 нче июльдән 29ына кадәр пляж гандболы буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк – турнирда 24 илдән 300ләп спортчы катнашачак. Казан чираттагы тапкыр беренчеләрдән булып әле берникадәр яңалык булган спорт төре буенча дөнья чемпионатын кабул итә – Россиядә ул пляж гандболы чемпионатлары тарихында беренче тапкыр уза.
Беренче турнир 2004 елда Мисырда уздырылган, шул вакыттан алып дөнья чемпионаты Гандбол халыкара федерациясе (IHF) тарафыннан ике елга бер тапкыр уздырылып килә. Планетадагы дебют беренчелеге россиялеләр өчен гаять тә уңышлы булган иде: ул чакта хатын-кызлар командасы “алтын” яулады, ир-атлар өченче булдылар.
Дөнья чемпионатларының 14 еллык тарихында турнир Россиядә беркайчан да уздырылмаган, шуңа күрә быел Казанда узачак чемпионат аны кабул итүче як өчен дә, спортчылар өчен дә үзенчәлекле булачак.
Казанның Пляж спорт төрләре үзәге (С.Хәким ур., 70) мәйданына 24 ил вәкилләре чыгачак: дөнья чемпионатының ир-атлар һәм хатын-кызлар сеткаларында 16шар команда уйнаячак. Ир-атлар арасында иң көчлеләре дип Хорватия һәм Бразилия командалары санала – бу командалар алдарак уздырылган барлык чемпионатларда да катнашканнар. Яңа Зеландия, Швеция һәм Вьетнам ир-атлар командалары өчен Казандагы чемпионат исә беренчесе булачак.
Хатын-кызлар арасында бер чемпионатны да калдырмаучылар бары тик бразилиялеләр генә, ә менә беренче тапкыр уйнаучылар - Греция, Франция, Вьетнам, Парагвай, АКШ һәм Мексика командалары.
Дөнья чемпионатының финал турниры жирәбәсе Казанда 15 нче майда узган иде: Россия хатын-кызлар җыелма командасы, АКШ, Бразилия һәм Таиланд командалары белән бергә C төркеменә эләкте, ир-атлар командасы исә, америкалылар, бразилиялеләр һәм шведларга каршы D төркемендә уйнаячак.