Бүген Казанның Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча 99 нчы Россия чемпионаты башланып китте. Чемпионатка илнең 76 регионыннан 1000гә якын спортчы җыелды. Шул исәптә Татарстанның 29 спортчысы да бар. Алар 38 комплект медаль өчен үзара көч сынашачак. Турнир нәтиҗәләре буенча җыелма команда тупланып, августта ул җиңел атлетика буенча Европа чемпионатына юл тотачак.
«Казан һәрвакыт кунакчыл шәһәр булды. Моңа мин 2013 елгы Универсиада вакытында ук инандым, – дип әйтеп узды бүгенге матбугат конференциясендә Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Дмитрий Шляхтин. – Биредә уздырылган барлык эре турнирлар да һәрвакыт искиткеч кунакчыллык, киңкүңеллелек һәм ярышларның яхшы оештырылуы белән аерылып тора». «Бу шәһәрдә, барлык шартлары да булган шушы стадионда булу күңелемә хуш килә. Спортчылар лаеклы чыгыш ясарлар, гаҗәеп нәтиҗәләргә ирешерләр дип уйлыйм. Һәм Европа чемпионатына юлланачак көчле команда туплануына ышанам», – дип тә өстәде ул.
Дмитрий Шляхтин сөйләвенчә, 99 нчы Россия чемпионатына әзерлек барышында шактый сораулар туа торды. «Спортчыларның әзерләнүе авыр барды, ләкин без бу мәсьәләне хәл иттек. Барлык стартлар да, барлык җәйге турнирлар да югары дәрәҗәдә узды. Бүген без биредә искиткеч нәтиҗәле нокта куярга тиеш. Һәм барлык атлетлар да үзләренең максималь нәтиҗәләрен күрсәтер дип өметләнәм», – дигән ышанычын белдерде Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты. Россиянең 100 нче юбилей чемпионаты кайда узачак, дигән сорауга ул әлеге мәсьәлә хәзергә ачыкланып бетерелмәгән дип җавап кайтарды. Шулай да, Дмитрий Шляхтин Казанның әлеге юнәлештә, шул исәптән үстерелгән инфраструктурасы белән күп кенә шәһәрләрдән өстенрәк булуына да игътибар итте.
Шуны да билгеләп узарга кирәк: Казан җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын беренче тапкыр гына кабул итми. ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов искә төшергәнчә, Казанда турнир 2008 һәм 2014 елларда үткәрелгән инде. «Футбол буенча дөнья чемпионаты эйфориясеннән соң безгә мондый стартлар кирәк. Безнең өчен мондый ярышлар да әһәмияткә ия. Татарстан җиңел атлетиканы ярата. Бу киң таралган спорт төрләренең берсе. Һәм илебезнең тупланачак җыелма командасында лаеклы Татарстан вәкиле дә булыр дип ышанам», – диде Хәлил Шәйхетдинов. «Үзәк стадион тулысынча әзер, Универсиададан соң яхшы җиһазлар, кораллар һәм кыр өслеге калды», – дип асызыклады ул. Объектның уңайлы урнашуына һәм тармаклы транспорт инфраструктурасына да игътибарын юнәлтте.
Россия чемпионатында Россия һәм бөтен дөньяның иң көчле спортчылары катнашачак. Алар арасында биеклеккә сикерү буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы булган Мария Ласицкене, биеклеккә сикерү буенча олимпия чемпионы Иван Ухов, озынлыкка сикерү буенча дөнья чемпионы Александр Меньков, өчле сикерү буенча дөнья чемпионы Екатерина Конева һәм күп кенә башка атлетлар да бар. Екатерина Конева фикеренчә, Казан – искиткеч шәһәр. Ул Универсиада чорыннан ук үз атмосферасы һәм спортчыларга көч биреп торырга дип стадионнарга килгән җанатарларның мөгамәләсе белән исенә кереп калган. «Россия чемпионатына күп җанатарлар һәм тамашачылар килер, дип өметләнәм. Чөнки трибуналар тулы булганда чыгыш ясавы да күңеллерәк. Барыгызны да көтәбез. Биек һәм ерак сикерүләр һәм тиз секундлар күрсәтергә шат булырбыз», – дип мөрәҗәгать итте ул Казан халкына.
Җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында катнашучылар арасында биеклеккә сикерү буенча 2012 елгы Олимпия уеннары чемпионы Анна Чичерова да бар.
Августта Берлинда узачак Европа чемпионаты турында сөйләгәндә, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Дмитрий Шляхтин актив эш алып барылуы һәм Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара ассоциациясенең (IAAF) халыкара ярышларга әле кайбер Россия спортчыларын кертә алуы турында әйтте.
Җиңел атлетика буенча Россия җыелмасының баш тренеры Юрий Борзаковский, үз чиратында, бүгенге көндә Европа чемпионатына 32 Россия спортчысы бара алуы, әмма моның өчен нормативларны үтәү һәм Европа квотасына керү кирәклеге турында белдерде.