Казанга пляж гандболы буенча дөнья чемпионатына кайсы йолдызлар киләчәк?

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Татарстан башкаласы 24 нче июльдән 29ына кадәр пляж гандболы буенча дөньяның иң яхшы уенчылары катнаша торган дөнья чемпионатын кабул итә. Казанда узган дөнья беренчелеге алтыны өчен көрәшергә иң титуллы гандболчылар киләчәк.

Турнирның ир-атлар һәм хатын-кызлар сеткаларында 16шар команда урнашкан: алар барысы да төркем этабы барышында дүрт квартетка бүленгән. Ир-атлар арасында иң тәҗрибәле катнашучылар булып Хорватия һәм Бразилия җыелма командалары тора – сүз уңаеннан, моннан ике ел элек уздырылган дөнья чемпионатында Хорватиянең пляж гандболы вәкилләре дөнья чемпионнары булганнар иде. Бу ике команда да 2004 елдан башлап бер генә чемпионатны да калдырмаганнар. Сетканың ир-атлар өлешендә дебютантлар - Вьетнам, Яңа Зеландия һәм Швеция командалары: әлеге өч җыелма команда өчен дә тарихи булган чыгышларны тамаша кылу бик кызыклы булачак. Хорватия җыелма командасына дөнья чемпионнары титулын саклап калырга тырышырга җыелма команда лидеры Иван Юрич ярдәм итәчәк – ул алдагы планета беренчелегенең MVPы (англ. most valuable player – иң кыйммәтле уенчы) гына түгел, турнирда иң яхшы сул як кырый уенчы титулына да лаек булды. Шулай ук бразилиялеләр Бруно Оливейрага һәм Джил Пирескага да игътибар итәргә кирәк, алар дөнья чемпионатлары финалларында 6шар тапкыр уйнаган кешеләр. Бу күрсәткеч буенча Оливейра һәм Пирес рекордчылар булып торалар. Бразилия гандболчылары турнирның символик җыелмаларына даими чыгып торалар, шуңа күрә алардан Казанда бик матур уен көтелә.

Хатын-кызларның 16 җыелма командалары арасында бары тик берсе – Бразилия командасы гына тарихтагы бер чемпионатны да калдырмаган, бу кызлар дөнья пляж гандболында әйдәп баручылар булып торалар. Әмма узган дөнья чемпионатында бразилиялеләр финалда Испания җыелма командасына 2:1 исәбенә отылдылар. Дебютантлар турында әйтсәк, хатын-кызлар арасында алар күбрәк тә әле – дөнья чемпионатлары тарихында беренче тапкыр чыгыш ясаучылар булып Греция, Франция, Парагвай, АКШ һәм Мексика командалары торачак. Сетканың хатын-кызлар өлешендә дөнья беренчелеге йолдызы булып Бразилиядән Камила Соуза балкый. Соңгы ике дөнья чемпионатында ул рәттән ике тапкыр турнирның иң кыйммәтле уенчысы титулына лаек булды. Бразилия җыелма командасыннан тагын берничә топ-уенчы булырга мөмкин әле. Джерус Диас, Патрисия Шеппа һәм Милена Брага үз карьераларында дөнья чемпионатларының 3 финалында уйнаган кызлар. Бразилиялеләрнең иң сыйфатлы уен күрсәтәчәкләренә шик юк, алар ике ел элек Будапештта булган җиңелү ачысын онытып, җиңүче исемен алу өчен тырышачаклар, билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International