Казандагы Россия чемпионатында Иван Ухов - биеклеккә сикерүдә, Евгений Лукьяненко – колга белән сикерүдә иң яхшылары

2018 елның 21 июле, шимбә

Казанда уза торган Җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында диск һәм чүкеч ыргытуда, биеклеккә һәм колга белән сикерүләрдә, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 200 метрга йөгерештә җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды.

Диск ыргытуда Россия чемпионы Алексей Худяков булды, аның алты омтылыштан иң яхшы нәтиҗәсе - 64,37 м. Виктор Бутенко көмеш медаль иясе (62,74 м), өченче урында Николай Седюк (61,15 м).

Сезондагы иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтмәсә дә, Алексей Худяков үз чыгышыннан канәгать калган. “Бүген барысы да бик яхшы чыгыш ясадылар, 60тан артык нәтиҗәләр күп. Казан безне искиткеч кунакчыл каршы алды, барысы өчен дә рәхмәт, - диде спортчы. – Ярышларның дәрәҗәсе бик яхшы, шул ярдәм иткәндер дә. Эмоцияләрне генә кулда тотып бетереп булмый. Әле барысы да алда, югарырак үрләргә тырышырбыз”. Алексей Худяков журналистларга халыкара ярышларда катнашуга кертелмәве турында әйтте. “Әлбәттә, халыкара аренада чыгыш ясыйсы килгән иде, - диде ул. – Ә биредә инде сезондагы йомгаклау старты дип әйтәсе килә, эмоцияләр дә тоныкланды. Ә болай, гомумән алганда, барысыннан да канәгатьмен”.

Чүкеч ыргытуда иң яхшысы булып Денис Лукьянов танылды, аның нәтиҗәсе – 74,74 м. Россия чемпионаты “көмеше” Алексей Сокирскийга (74,61). “бронза” Сергей Литвиновка булды (74,60).

Колга белән сикерүдә Пекинда 2008 елдагы Олимпия уеннары көмеш призеры Евгений Лукьяненко беренче булды, ул 5,56 метрлы планканы алды. Георгий Горохов икенче (5,55 м). Өченче урында Александр Грипич (5,55 м).

2012 елгы Олимпия чемпионы Иван Ухов, 2,32 м биеклекне алып, башкалар өчен буй җитмәслек югарылыкка күтәрелде һәм биеклеккә сикерүдә Россия чемпионы булды. Спортчының шәхси рекорды - 2,42 м, ә бу сезондагы иң яхшы нәтиҗәсе – 2,34 м.

2,28 м нәтиҗә белән икенче урынны Илья Иванюк алды. Ул 2,32 м биеклекне алырга теләгән иде. Аны уңышлы башкарган очракта бу спортчының яңа шәхси рекорды булган булыр иде. “Барыбер дә киләсе Европа чемпионаты өчен көчләрне сакларга кирәк әле, - дип белдерде чыгышыннан соң Илья Иванюк. – Үземнең кайбер максатларыма ирештем, берничә омтылыш ясап карадым һәм Европа чемпионаты алдыннан артыгын тырышмаска кирәген аңладым. Әле үсәсе, эшлисе эшләр күп”, - диде ул. Берлиндагы чыгышына фаразлар әйтергә кыймады әле спортчы. “Киләчәк күрсәтер инде. Өйрәнүләрдә 2,28-2,25 м сикерәбез, анда да яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез”, - диде ул.

Спортчы шулай ук Казандагы сикерешләр өчен каралган секторның бик ошаганлыгын әйтте. “Миңа мондый өслек бик ошый. Мин биредә 2014 елда чыгыш ясаган идем инде, бары тик матур хатирәләр генә калды”, - диде ул.

Биеклеккә сикерүдә призлы өчлеккә Семен Поздняков та керде (2,26 м).

Моннан тыш Үзәк стадионда бүген ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 200әр метрга йөгереш тә узды.

Кристина Хорошева Россия чемпионкасы булды, дистанцияне ул 23,17 секундта узды. Сезон башыннан алып аңа үз нәтиҗәләрен яхшырту насыйп булган һәм моңа ул бик шат. Европа чемпионатында катнашуга исә ул кертелми. “Анда кертелү өчен төп категория булып пулда 1 ел булу тора. Минем әле 1 ел узмады, шуңа күрә киләчәккә өмет тотам”, - диде ул.

Анастасия Полищук (23,41 секунд) финишка икенче килде. Өченче урын Елена Черняевада (Козлова) – аның нәтиҗәсе 23,53 секунд.

Ир-атлар арасында иң җитезе Александр Ефимов, 200 м араны ул 20,81 секундта килде. “Активрак башларга уйлаган идем, аңлашылмаган акрынлык булды. Аннан соң кызып киттем һәм барысы да мин теләгәнчә килеп чыкты”, - диде спортчы.

Халыкара ярышларга кертелүгә килгәндә, Александр Ефимов та Кристина Хорошева кебек хәлдә калган – пулда әле бер елы тулмаган.

“Инде үзара гына түгел, Европа һәм дөнья дәрәҗәләрендә дә көч сынашасы килә, билгеле. Анда инде нәтиҗәләр дә яхшырак булыр иде”, - ди Россия чемпионы.

200 метр арага йөгерүдә икенче урында Руслан Перестюк (20,82 секунд), Денис Огарков исә өченче (20,95 секунд).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International