Казаның Үзәк стадионында бүген Җиңел атлетика буенча Россия чемпионатының йомгаклау ярышлары узды. Владимир Никитин 1500 метрга йөгерештә Россия чемпионатларының яңа рекордын куйды. Ул әлеге дистанцияне 3:35.85 вакытта узды.
“Аякта көч булганча, үз-үзем белән, җил белән, һәм, әлбәттә инде, көндәшләрем белән көрәшеп йөгердем, - дип эмоцияләре белән уртаклашты спортчы. - Куып җитүләренән курыктым”. Владимир Никитин сүзләренчә, ул бүген вакытын яхшыртырмын дип тә, ил чемпионатларының яңа рекордын куярмын дип тә уйламаган булган. “Без күбесенчә “бишлек”кә әзерләндек, әмма мин үземнең 5000 метрга исәп тоткан нәтиҗәгә ирешә алмадым, - ди спортчы. – Хәзер ял итәчәкмен”.
Финишка икенче булып Сергей Дубровский килде, аның нәтиҗәсе - 3:40,18. Валентин Смирнов бронза иясе, 1500 м араны ул 3 минут 41,35 секундта килде.
Хатын-кызлар арасында бу дистанциядә иң җитезе Александра Гуляева (4:05,00). “Бүген иң мөһиме тактик яктан җиңү, җиңүгә ничек бару тәҗрибәсен алу иде. Билгеле, авыр булды, - дип белдерде чыгышыннан соң Россия чемпионкасы. – Йөгерешнең шундый нәтиҗәле, тыгыз булып чыгуы өчен кызларга зур рәхмәт. Биредә барыбыз да бертигезрәк дәрәҗәдә көчле, шуңа күрә барыбыз да үзебез өчен яхшырак урын эзләп “этендек”, бераз авыррак булды”.
Елена Коробкина (4:07,45) көмеш, Инесса Гусарова (4:07,87) бронза медаль ияләре булдылар.
Өч әйләнешле сикерештә җиңүче булып Екатерина Конева танылды. Аның иң яхшы нәтиҗәсе - 14,79 м. Икенче урында Дарья Нидбайкина (14,13 м). Наталья Евдокимова бронза медаль алды (13,92 м).
“Мин канәгать, әмма барыбыр дә бераз ераграк сикерәсе килгән иде. Зур булмаган травма алуым сәбәпле, техник өйрәнүләрне калдырып торырга туры килгән иде, - дип белдерде Елена Конева. – Травма нәрсә белән бәйлеме? Россия чемпионатында 15 метрлы чикне узарга теләгән идек. Бу әле чик түгел, әле эшлиселәр күп. Хаталарымны да аңлыйм. Бу ярышлар минем өчен яхшы тренировка кебек, Европа чемпионатында яхшырак чыгыш ясармын дип уйлыйм”.
Спортчы башка күп кенә спортчылар кебек халыкара ярышларга кертелүне көтә. Бүген ул гаиләсе һәм баласы белән күрешеп, өйрәнүләрен дәвам итәр өчен Сочига оча. “26сына кадәр ниндидер ачыклык керер дип өметләнәм. Европа чемпионатына барып, Россиядә әле җиңел атлетика яшәгәнен күрсәтеп, бик еракка сикерәсем килә”, - ди ул.
Ир-атлар арасында өч әйләнешле сикерештә Александр Юрченко җиңде, аның нәтиҗәсе – 16,98 м. Көмеш медаль Алексей Федоровта (16,76 м). Дмитрий Сорокин (16,76 м) бронза медаль иясе.
Ярышларның финал көнендә шулай ук берничә эстафета да узды. Хатын-кызлар арасында 4х400 м эстафетада Мәскәү командасы беренче булды (3:34,18). Икнче урында Мәскәү өлкәсе (3:34,61), Пермь крае командасы исә өченче (3:34,94).
Ир-атлар арасында шундый ук эстафетада беренчелек Санкт-Петербург командасында (3:04,88). Төмән өлкәсе спортчылары көмеш медаль (3:05,43), Иркутск өлкәсе командасы бронза медаль ияләре (3:09,67).
4х100 м эстафетада Краснодар крае йөгерешчеләре беренчелекне бирмәделәр (39,73). Ульяновск өлкәсе (39,81) һәм Санкт-Петербург командасы (39,84) призерлар булдылар.
Хатын-кызлар арасында шундый ук эстфетада иң яхшы нәтиҗә Санкт-Петербург командасында (44,93).