Казанда 4 көн дәвамында уздырылган чемпионатта медальләрнең 38 комплекты уйнатылды. Узып киткән турнирга нәтиҗәләр ясап, җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Юрий Борзаковский чемпионат бик югары дәрәҗәдә узды дип белдерде.
“Барлык нәтиҗәләр дә бик яхшы. Читләштерүләр булмаса, Европа чемпионатына тулы канлы команда китә алыр иде. Безнең барлык төрләрдә бары тик 13 кеше генә нормативларны үти алмадылар, гомумән алганда исә Европа чемпионатына тулы бер зур команда бара һәм анда финаллар һәм призлы урыннар өчен көрәшә алыр иде”, - ди баш тренер.
Юрий Борзаковский фикеренчә, турнирның да, барлык сезонның да төп ачышы - Полина Миллер. “Ул инде данлыклы көндәшләрен артта кадырды, халыкара ярышлар тәҗрибәсенә дә ия. Хәзер ул Берлинга барырга җыена, иң мөһиме, аны алдагы стартларга кадәр саклап тору. Без резервка басым ясыйбыз, һәм бу спортчыларны һичшиксез Олимпия уеннарына кадәр илтеп җиткерергә кирәк”, - ди ул.
Ул шулай ук журналистларга Россия чемпионатларының яңа рекордын куйган Владимир Никитинның да яхшы чыгышына комментарий биреп узды. “Хәзер ул халыкара стартка чыгып, 3:30 минут дәрәҗәсендә йөгерә торган спортчылар белән ярышса, 3:33 минут дәрәҗәсендә йөгергән булыр иде. Володяга яхшы көндәшлек кирәк”, - диде тренер.
Чемпионатта кәефне төшерерлек чыгышлар булдымы дигән сорауга тренерның җавабы катгый тискәре иде. “Аерым төрләрдә уйланырлык әйберләр бар әле, мисалга, сөңге ыргытуда лидер - Дима Тарабин, аннан соң аны алыштырырдайлар юк. Менә шундый кыенлыклы төрләрне үстерү өстендә эшләргә кирәк. Егет-кызларның тренировкалар ясау өчен яхшы базаларын булдыру турында да уйларга кирәктер”, - диде Ю.Борзаковский. Аның сүзләренчә, гомумән алганда, җиңел атлетиканың популярлыгына Россия спортчыларын халыкара ярышларга катнашудан читләштерү тискәре йогынты ясаган.
“Команданы акларлар һәм без Россия флагы астында тулы канлы чыгышлар ясый башларбыз дип ышанам, - диде җыелма команданың баш тренеры. – Аклау тулысынча түгел, өлешчә булыр, билгеле. Спортчыларны киң колачлау өчен РУСАДА торгызылуны көтәбез. Баш тренер буларак, мин бар спортчыларны да тестлаштыру яклы, без үзебезнең чиста икәнлегебезне расларга һәм югары нәтиҗәләр күрсәтергә телибез”.