Казанның Пляж спорт төрләре үзәгенең төп кортында пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты башланып китте. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков, Россия спорт министрлыгының Спорт һәм халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Борис Гришин, Россия гандбол федерациясе вице-президенты Игорь Степанов һәм Халыкара гандбол федерациясенең (IHF) беренче вице-президенты Жоэль Дельпланк катнаштылар.
Владимир Леонов дөньяның 24 иленнән килгән катнашучыларны сәламләп, җанатарларга матур уен карап хозурлануларын теләде. “Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Президенты исеменнән безгә бар дөньядан җыелган командаларны һәм җанатарларны сәламлим. Казан күптән түгел генә Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул иткән иде, без әле һаман да пауза алмыйбыз: җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын уздырдык, хәзер менә пляж гандболы буенча планета беренчелеген кабул итәбез. Әле барысы да алда!”, - диде министр.
Борис Гришин Казандагы дөнья чемпионатын “халыкара гандбол бәйрәме” дип билгеләп узды. Россия Спорт министрлыгы вәкиле шулай ук Казанга белдерелгән ышаныч өчен IHFга рәхмәтен белдерде һәм РФ спорт министры Павел Колобковның сәламләү телеграммасын укыды. “Россия үзендә уздырыла торган спорт ярышларын оештыруга һәрвакыт бик җаваплы карый, катнашучыларга һәм кунакларга максималь уңайлы шартлар тудыра. Әлеге дөнья чемпионатының да кызыклы һәм матур узачагына, бар кешеләргә дә спорт бәйрәме атмосферасын бүләк итәсенә, пляж гандболы үсешенә яңа этәргеч бирәчәгенә ышанам”, - диелә телеграммада.
Станислав Поздняков пляж гандболына Олимпия хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысы булуын теләде. “Россия Олимпия комитеты исеменнән мин катнашучыларны Татарстан башкаласында, гаҗәеп матур спорт шәһәре Казанда сәламләвемә бик шат. Спорт чараларын биредә ничек оештырулары Россиядән читтә дә бик яхшы билгеле инде – Казан 2013 елда Универсиаданы, 2014 елда фехтовкалау буенча дөнья чемпионатын, 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын, 2017 елда Конфедерацияләр кубогын һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итте. Бу чемпионатның да иң югары дәрәҗәдә узачагына, кунакларның һәм спортчыларның Россия кунакчыллыгын татып караячакларына шигем юк”, - дип белдерде ул.
Россия гандбол федерациясе вице-президенты Игорь Степанов Казанның соңгы елларда Россиянең һәм дөньяның гандбол картасында ешрак катнашуын әйтеп узды. “Бу дөнья чемпионатының безнең илдә уздырылуы өчен Халыкара гандбол федерациясенә, турнирны оештырган өчен исә Татарстанга рәхмәт әйтәсе килә. Казанда гандбол командасы төзү турында мәсьәләне хәл итеп ятулары сөенечле”, - дип белдерде Степанов.
Ниһаять, IHF беренче вице-президенты Жоэль Дельпланк пляж гандболы буенча сигезенче дөнья чемпионатын ачык дип игълан итте. “Казанга – Россиянең спорт башкаласына рәхим итегез! Пляж гандболы буенча дөнья чемпионатын бөтен илдән булган тамашачыларның күрүе сөенечле. Бу безнең өчен бик мөһим чара һәм Казанны күрү өчен бер мөмкинлек”, - диде Дельпланк. Ачылыш тантанасыннан соң ук турнирның мәртәбәле кунаклары трибуналардан беренче уен көненең соңгы матчларының берсен – Россия һәм АКШ ир-атлар җыелмалары арасындагы уенны карадылар.