Төп раундта катнашучылар билгеле: пляж гандболы буенча дөнья чемпионатының икенче көне төгәлләнде

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Пляж гандболы буенча дөнья чемпионатының икенче көне командалар өчен беренче чикне узу булды – аның нәтиҗәләре буенча турнирның төп һәм кызыксындыру раундларында катнашучылар ачыкланды. Дөнья беренчелегенең берничә дебютанты медальләр өчен көрәшне дәвам итәләр: Швеция һәм Вьетнам ир - атлар командалары төркем этабыннан чыктылар.

Ярышларның икенче көне расписаниесе артык кызу булмады – командаларга төркемдә йомгаклау матчларын уздырырга кирәк иде, аннан соң алар турнирның чираттагы раунды алдыннан бераз ял итә алалар. Иртәнге сессиядә 8 матч узды: уенны Вьетнам һәм Яңа Зеландия ир-атлар командалары очрашуы ачты. Вьетнам командасы буллитлар сериясендә отышлырак булып чыкты, бу җиңү аларга үзләре өчен беренче дөнья чемпионатында төп раундка чыгу мөмкинлеген бирде. Яңа Зеландия командасы коры калды һәм алар ярышларның кызыксындыру стадиясендә уйнаячаклар.

Шушы ук төкемдә Испания җыелма командасы буллитлар сериясендә венгрларны отты һәм сайлап алу квартетында беренче баскычка күтәрелде. Венгрия командасы төркемдә икенче урыннан төп раундка чыкты. Уругвай командасы да төп раундта уйнаячак, алар буллитлар сериясендә Аргентинаны 2:1 исәбенә оттылар. Гамәлдәге дөнья чемпионнары – Хорватия җыелма командасы иранлыларны “коры исәпкә” җиңде, әмма җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә алга таба барачаклар. Шулай итеп, дөнья чемпионатының төп раундының алты ир-атлар командасыннан торган беренче төркеме ачыкланды: Хорватия, Уругвай, Иран, Испания, Венгрия, Вьетнам. Яңа Зеландия һәм Аргентина – кызыксындыру раундында уйнаячаклар.

Иртәнге сессиянең тагын дүрт матчында хатын-кызлар командалары ярышты. Алга китеп булса да әйтик, беренче көн фаворитлары үзләренең позицияләрен тагын да ныгыттылар һәм аутсайдерларны төп раундка уздырмадылар. Мисалга, Испания һәм Польша җыелма командалары Австралия һәм Уругвай командаларын оттылар. Греция һәм Кытай Тайбэена Парагвай һәм Францияне җиңәр өчен бик нык тырышырга һәм буллитлар сериясен кулланырга туры килде: француз кызлары кытайлыларга бер баллга гына отылдылар һәм төп раундка керә алмадылар. Парагвай беренче көнне бер җиңүгә ирешкән иде, шушы җиңү аларга чираттагы турнирга эләгү мөмкинлеген бирде. Хатын-кылар арасында да титул өчен көрәшүче беренче төркем формалашты: Испания, Греция, Парагвай, Польша, Кытай Тайбэе һәм Уругвай. Франция һәм Австралия командалары үз төркемнәрендә иң соңгы урыннарны алдылар һәм дөнья чемпионатының кызыксыныру раундында чыгыш ясаячаклар.

Кичке сессия ир-атлар арасындагы ярышлардан башланды – австралиялеләр көрәштә даниялеләргә отылдылар, Катар һәм Оман арасыдагы бәрелештә Оман отты. Алар арасындагы буллитлар сериясе бу дөнья чемпионатында иң озыны булгандыр. Нәтиҗәдә Оман С төркемендә беренче булды. Шведлар төркем этабын 100 процентлы нәтиҗә белән яптылар – өченче җиңүләрен алар буллитлар сериясе буенча америкалыларны отып билгеләп уздылар.

Көн программасын Россия һәм Бразилия ир-атлар көрәше япты. Турнир хуҗалары бик игътибар белән тырышып уйнадылар һәм дүрт тапкыр дөнья чемпионнарын җиңүгә ирештеләр. Россиялеләрнең Бразилияне 2:0 исәбенә отулары төркем этабының төп сенсациясе булды. Катар, Оман, Дания, Швеция, Россия һәм Бразилия командалары төп раундка чыктылар, австралиялеләр һәм америкалылар кызыксындыру раундында уйнаячаклар.

Хатын-кызлар сеткасында Вьетнам һәм Норвегия командалары Мексика һәм Дания командаларын оттылар. Бу җиңелү даниялеләргә берничек тә йогынты ясамады, алар Вьетнам һәм Норвегия командалары белән бергә төп раундта да уйнаячаклар. Бераз соңрак кортта Россия һәм АКШ командалары очрашты. Бу уенны көрәш дип тә әйтеп булмый, хуҗалар ике периодны да бик зур нәтиҗә белән оттылар һәм чираттагы раундка юллама алдылар. Параллель уенда Бразилия кызлары Таиландны тар-мар иттеләр: бу ике команда да төп раундта уйнаячаклар. Америка кызлары һәм мексикалылар инде бары тик кызыксындыру раундында гына уйный алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International