Плей-оффка чыгучылар ачыкланды: пляж гандболы буенча дөнья чемпионатының өченче көне йомгаклары

2018 елның 27 июле, җомга

Пляж гандболы буенча Казанда уза торган дөнья чемпионатының өченче көне бик тыгыз булды: төркем этабында уңышсызлыкка ирешүчеләр дөнья беренчелегенең 9-16 нчы урыннары өчен, ә калган командалар турнирның төп раундында көрәшне дәвам иттеләр. Чираттагы этапың беренче көне 9 җыелма командага плей-оффка юлламалар бүләк итте, калган 7 юллама өчен 12 команда көрәшә.

Ярышлар көнен кызыксындыру раундында катнашучылар ачты - Австралия ир-атлар җыелмасы Аргентинаны җиңде, Австралия хатын-кызлар командасы америкалыларга шанс калдырмады. АКШ ир-атлар командасы турнирдагы беренче җиңүенә иреште: америкалылар Яңа Зеландияне оттылар. Француз кызлары шулай ук дөнья чемпионатында беренче тапкыр җиңү бәхетен татыдылар – аларның Мексикага каршы уеннарында интрига ахырга кадәр сакланды, әмма периодларның һәркайсында алар ике очкога күбрәк эшләделәр. Көннең икенче яртысында Австралия һәм АКШ ир-атлар командалары тагын берәр җиңү рәсмиләштерделәр - яңазеландиялеләрне һәм аргентиналыларны оттылар. Франция хатын-кызлар җыелмасы, ике периодта америкалыларны отып, турнирдагы икенче җиңүләренә дә ирештеләр. Австралия кызлары исә бик тырышып уйнап, Мексика командасын оттылар – “яшел континет” вәкилләре өчен бу җиңү турнирдагы икенче җиңү булды.

Турнирның төп раундында көрәш яңа көч белән башланды – 12 команданың бары тик 8е генә дөнья чемпионаты плей-оффына чыгачаклар. Мондый ситуациядә беренче урында характер тора, өченче уен көненең иртәнге сессиясендә Россия үз характерын күрсәтте дә инде. Россия ир-атлар командасы беренче периодта даниялеләргә отылса да, икенче периодны отты, буллитлар сериясенә килеп җитте. Анда инде Антон Заболотский геройлык күрсәтте: Россия капкачысы командага җиңү китерде. Шулай ук Россия кызлары белән очрашкан Дания кызлары исә үзләренең ир-атлары өчен үч ала алалар иде, әмма килеп чыкмады. Россия отышта калды.

Параллель очрашуларда бразилиялеләр Катар командасын “коры исәпкә” оттылар, шведлар шулай ук ике периодта Оманны җиңделәр. Хатын-кызлар командалары арасында Греция һәм Испания командалары Кытай Тайбэен һәм Уругвайны запас белән оттылар, ә норвегиялеләр Таиланд кызларын тар-мар иттеләр. Парагвай хатын-кызлар командасы җиңүе берникадәр сенсация булды – алар буллитлар сериясендә Польша җыелмасыннан өстенрәк булдылар. Матчта Вьетнамга каршы уйнаган Бразилия кызлары көтелмәгән каршылыкларга очрадылар, аларны буллитлар сериясендә бары тик очраклылык кына коткарды. Ир-атларга килгәндә, Хорватия һәм Испания Вьетнам һәм Иранны артык тырышлык куймыйча гына отуга ирештеләр һәм турнирда җиңүле адымнар белән алга баруларын дәвам итәләр. Иранлыларга хәтта ватандашлары Сердар Азмунның рухи ярдәме дә булыша алмады: Казан “Рубин”ы йолдызы пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты матчларына даими йөри. Венгрлар һәм уругвайлылар матчында Европа командасы баштагы периодта отылды, аннан соң хәлне тигезләде, соңыннан исә буллитлар сериясендә бары тик бер очкога өстенлек белән отты. Хорватлар һәм испаннар бу турнирда көндәшләрен сизми дә калдылар кебек, кичке сессия вакытында Балкан гандболчы кызлары шведларны бик ышанычлы оттылар, Пиреней ярымутравы вәкилләре исә уругвайларны тар-мар иттеләр. Иран ир-атлар командасы иртәнге уңышсызлыгы өчен үчен кайтарды – Вьетнамга каршы матчта иранлылар үз файдаларына ике очко эшләделәр. Испания хатын-кызлар командасы дөнья чемпионкалары титулы аклануны бик тели һәм әлегә бернинди кыенлык та тоймый – Кытай Тайбэена каршы матчтагы периодларның һәркайсында Испания кызлары бик зур өстенлек алдылар һәм җиңеп чыктылар. Ә менә Греция һәм Польша арасындагы уен драматик килеп чыкты: беренче сет тигез көрәштә узды, полякларга җиңүне бары тик “алтын гол” кагыйдәсе генә китерде. Икенче периодта Греция кызлары бик нык отылдылар – финал сиренасы вакытына алты очкога артта калдылар. Польша кызлары бу турнирда таң калдыралар: соңгы еллар эчендә беренче тапкыр алар турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы унлыкта баралар. Швеция ир-атлар командасы да сюрпризларны күрсәтеп кенә тора: үзләре өчен беренче дөнья чемпионатында алар төп раундка чыгып кына калмадылар, төркемнәрнең берсенең башында да торалар. Дания командасын “коры исәпкә” җиңүләре аларны чирекфиналга чыгарды: бу Казанда уза торган дөнья чемпионатының төп көтелмәгән очрагы. Дүрт тапкыр дөнья чемпионнары булган бразилиялеләр шулай ук ике периодта Оман командасын оттылар, Вьетнам һәм Бразилия хатын-кызлар командалары исә Таиланд һәм Данияне оттылар. Россия хатын-кызлар җыелма командасы ныклы характерлары аркасында гамәлдәге Европа чемпионнары булган Норвегия кызларыннан җиңүне тартып алдылар. Россия командасы тренеры Виталий Волынченко алдагы көндә журналистларга кызларның узган Европа беренчелегендәге җиңүләре Норвегиягә өчен “әҗәт түләргә” теләүләрен әйткән иде, кызлар моны эшләделәр дә. Россия ир-атлары үзләренең җанатарларын дулкынланырга мәҗбүр иттеләр – Катарга каршы уен бик дулкынландыргыч килеп чыкты. Команда лидерларының берсе булган Игорь Неклюдов командага җиңү китерде. Бу җиңү Россия командасын чирекфиналга чыгарды, Катарны исә турнирдан очып чыгу чигенә җиткерде. Россия ир-атларыннан кала плей-оффка тагын Хорватия, Испания һәм Швеция командалары да алдан ук юллама оттылар. Хатын-кызлар өлешендә медальләр өчен көрәшне Испания, Польша, Бразилия, Норвегия һәм Россия командалары дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International