Пляж гандболы буенча дөнья чемпионатының иң яхшы 16 командасы ачыкланды

2018 елның 28 июле, шимбә

Татарстан башкаласында пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты дәвам итә – дүртенче уен көне чирекфинал раундында катнашачак командаларны ачыклады. Россиянең хатын-кызлар командасы да, ир-атлар командасы да чираттагы этапка уздылар, төп раундның төп сенсациясе исә бразилиялеләрнең начар уены булды – дүрт тапкыр дөнья чемпионнары плей-оффка үз төркемнәрендә өченче урыннан гына уздылар.

Кызыксындыру раунды дөнья чемпионатының иртәнге сессиясенең дүрт матчында төгәлләнде: ир-атлар арасында америкалылар һәм аргентиналылар австралиялеләрне һәм яңазеландиялеләрне оттылар, хатын-кызлар командалары арасында Франция һәм Мексика командалары Австралия һәм АКШ командаларыннан отышлырак булып чыктылар. Шулай итеп, кызыксындыру раундында хатын-кызлар арасында француз кызлары өч матчта өч җиңүгә ирештеләр, австралиялеләр икенче урында калды. Ир-атлар арасында “отылучылар турнирын” америкалылар йөз процентлы нәтиҗә белән яптылар, Австралия гандболчыларын артта калдырдылар. Бу командалар инде медальләр өчен берничек тә көрәшә алмыйлар, алар хәзер бары тик турнирның тугызынчы урынына гына исәп тота алалар.

Пляж спорт төрләре кортына кичке сессиядә дөнья чемпионаты плей-оффына дәгъвачылар чыкты. Парагвай хатын-кызлар командасы Кытай Тайбэен отып, үз төркемнәрендә дүртенче урынны алдылар һәм плей-оффка уздылар. Гамәлдәге дөнья чемпионкалары булган Испания кызлары поляк кызларын ышанычлы рәвештә оттылар һәм төп раундның беренче төркеме башында торалар. Бу аларга матчларның беренче раундында көчсезрәк көндәшкә каршы уйнау мөмкинлеген бирә. Дания кызларына чирекфиналга чыгу өчен Таиландны отарга һәм Россиянең Вьетнам командасын отуына исәп тотарга кирәк иде. Ике шарт та үтәлде – Дания хатын-кызлар командасы плей-оффта Испания кызларын туктатырга тырышып караячак. Бразилия кызлары төп этапны җыелган очколары күрсәткече буенча 100 процентлы нәтиҗә белән яптылар: беренче этапның йомгаклау матчында алар Норвегия җыелма командасын оттылар. Шулай итеп, пляж гандболы буенча дөнья чемпионатының чирекфинал парлары хатын-кызлар арасында түбәндәгечә: Испания – Дания, Греция – Россия, Польша – Норвегия һәм Парагвай – Бразилия.

Ир-атлар шулай ук чирекфиналда катнашучыларны ачыклап бетерү өчен тагын берәр матч уздырдылар. Хорватия һәм Испания җыелма командалары үз төркемнәрендә беренче урын өчен уйнадылар: Балкан ярымутравыннан булган гамәлдәге дөнья чемпионнары беренче сетта ышанычлы уйнадылар, әмма икенчесен кулдан ычкындырдылар. Буллитлар сериясендә уңыш хорватларга елмайды - Иван Юрич һәм компания Казанда әле бер матчта да оттырмады. Иранлылар һәм венгрлар бу төркемдә өченче урын өчен көрәштеләр һәм буллитлар сериясендә Венгрия командасы көчлерәк булып чыкты. Уругвай Вьетнамны “коры исәпкә” отты, әмма бу җиңү аларга алга таба барырга мөмкинлек бирмәде. Россиялеләр көтмәгәндә Оман командасына отылдылар, даниялеләр буллитлар сериясе ярдәмендә Бразилия командасын оттылар, Катар бу турнирда сенсация ясаган шведларга беренче җиңелү китерде. Төп раундның икенче төркемендә ир-атлар арасында бик кызык ситуация туды - Швеция һәм Россия плей-оффка ике беренче урыннардан чыктылар, ә чирекфиналга тагын ике юлламаның язмышы өстәмә күрсәткечләр буенча хәл ителде: Бразилия, Катар, Дания һәм Оман командаларының дүртәр очколары бар иде. Нәтиҗәдә юлламаларны, туплар аермасы яхшырак булу сәбәпле, бразилиялеләр һәм даниялеләр отты. Ир-атлар арасында чирекфинал парлары түбәндәгечә: Швеция – Иран, Бразилия – Испания, Хорватия – Дания, Венгрия – Россия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International