Казанда пляж гандболы буенча дөнья чемпионатының бишенче ярышлар көне командалар өчен иң мөһим көн иде – 28 нче июль көнне дөнья беренчелеге җиңүчеләре булуга кандидатлар чирек һәм ярымфиналлар уздырдылар. Хәлиткеч этапларда сенсацияләрсез генә булмады: Греция хатын-кызлар командасы үзләренең беренче дөнья чемпионатлары финалына чыктылар, ә Бразилия һәм Испания кызлары “бронза” өчен көрәшәчәкләр. Ир-атлар арасында Хорватия һәм Бразилия командалары дөнья чемпионатының рәттән өченче финалында очрашачаклар.
Уен көнен чирекфинал матчлары ачты – шведлар һәм бразилиялеләр беренчеләрдән булып ярымфиналга чыгу мөмкинлегенә ия булдылар. Беренчеләре беренче ике партиядә Иранны оттылар, ә икенчеләре испаннарны буллитлар сериясендә җиңделәр. Ир-атлар сеткасында беренче ярымфинал парлары нәкъ менә Швеция һәм Бразилия җыелма командалары булачак. Бераздан аларга гамәлдәге дөнья чемпионнары булган хорватлар килеп кушылды: аларга Дания командасын оту өчен шулай ук буллитлар сериясе ярдәм итте. Ир-атлар арасында ярымфиналга юллама өчен Россия һәм Венгрия дә көрәште. Беренче периодны командалар тигез уйнадылар, әмма ахырдан турнир хуҗаларына уңыш арт белән борылды – нәтиҗәдә Венгрия җиңеп чыкты. Ярымфиналда венгрлар Хорватия командасына каршы уйнаячаклар.
Хатын-кызлар сеткасында шулай ук көтелмәгән хәлләр килеп чыкты: мисалга, дөнья чемпионатында беренче тапкыр катнашучы Греция командасы ярымфиналга чыкты. Греция кызларына Россия кызларына каршы уенда бәхет елмайды – алар буллитлар сериясендә уңышлырак чыгыш ясадылар. Ярымфиналда Греция кызлары гамәлдәге дөнья чемпионкалары булган Испания кызларына каршы куелдылар – алары алдагы раундта буллитлар сериясендә Дания командасын отканнар иде. ½ финалның тагын ике урыны Бразилия һәм Норвегия җыелма командаларына булды: Бразилия кызлары Парагвайны ике сетта ышанычлы рәвештә оттылар, ә Скандинавия вәкилләре буллитлар сериясендә Польшаны тар-мар иттеләр.
Кызыксындыру раундында ир-атлар арасында Катар гандболчылары ике җиңүгә ирештеләр – аларга каршы уенда Яңа Зеландия һәм АКШ командалары отылды. Уругвайлылар ике сетта Аргентинага отылсалар, Вьетнам америкалыларга “коры исәпкә” отылды. Оман һәм Австралия арасындагы уен бик тыгыз барды, буллитлар сериясендә азиатлар уңышлырак булып чыктылар. Вьетнамлылар иртәнге җиңелүләре өчен үчен кайтардылар, яңазеландиялеләрне ышанычлы җиңүгә ирештеләр. Аннан соң бишенче урын өчен көрәш башланды. Чирекфиналда уңышсыз чыгыш ясаган командалар – испаннар Иранны ике сетта оттылар. Пиреней ярымутравы вәкилләренең көндәшләре россиялеләр иде – буллитлар сериясендә алар Дания командасыннан отышлырак чыгыш ясадылар. Иранлылар турнирның соңгы көнендә җиденче урын өчен нәкъ менә Дания командасы белән уйнаячаклар. Кызыксындыру раунды матчларын ир-атлар арасында Оман – Аргентина һәм Уругвай – Австралия командалары япты: беренче уенда көньяк америкалылар көндәшләреннән көчсезрәк булып чыктылар, ә икенче матчта буллитлар сериясендә көңгерәләр иле гандболчылары җиңүне таптып алдылар.
Хатын-кызлар арасында “җиңелүчеләр турниры”нда шулай ук тыгыз көрәш барды: иртән Вьетнам һәм Франция командалары көндәшләрен “коры исәпкә” оттылар. Тагын ике матчта буллитлар сериясеннән башка булмады: Мексика һәм Уругвай Кытай Тайбэен һәм Австралияне оттылар. Вьетнам гандболчы кызлары француз кызларын 2:1 исәбе белән оттылар, ә Америка кызлары Таиланд командасын җиңделәр. Чирекфиналдан очып чыкканнан соң Польша командасы Парагвайдан булган көндәшләрен тар-мар итте. Бишенче урын өчен Польша җыелмасы Даниялеләр белән уйнаячак. Дания Россияне ике сетта откан иде. Ярышлар хуҗалары, чирекфиналда отылганнан соң бик ышанычсыз уйнадылар, аларга хәзер Парагвайга каршы җиденче урын өчен уйнарга гына калды.
Җанатарларга десертка турнир ярымфиналлары калган иде: хәлиткеч матчка юллама өчен беренчеләрдән булып Бразилия һәм Швеция командалары көрәште. Турнир алдыннан скандинавлар болай ук алга китәрбез дип хәтта уйламаган да булганнардыр, әмма алар бик матур уен күрсәттеләр. Бу көндәшләр инде Казандагы дөнья беренчелегенең төркем этабында очрашканнар иде, ул вакытта шведлар буллитлар сериясе буенча җиңеп чыктылар. Бразилиялеләр шул вакыттан бирле бик нык алга киттеләр һәм дөнья чемпионатының беренче финалчылары булдылар. Швеция җыелма командасына хәтта турнир дәвамында Россия җанатарларыннан кала иң тавышлы булган җанатарлар терәге дә ярдәм итә алмады. Икенче ярымфинал уенында хорватлар Венгрия җыелмасына каршы уенда бернинди кыенлык та тоймадылар. Шулай итеп, Казандагы дөнья чемпионатының ир-атлар командалары финалы моннан ике ел элек булган хәлиткеч матчны кабатлый – беренчелек өчен Бразилия һәм Хорватия командалары көч сынаша. Бронза медаль өчен венгрлар һәм шведлар уйнаячак. Тунирның хатын-кызлар сеткасында Бразилия кызларының ярымфиналда Норвегия командасына җиңелүләре сенсация булды. Моннан ике ел элек Будапештта Норвегия кызлары “бронза” алганнар иде, хәзер аларның минимум “көмеш”ләре бар инде. Гамәлдәге дөнья чемпионкалары булган Испания кызлары һәм дөнья беренчелеге дебютантлары булган Греция кызларының ярымфинал көрәшендә барысы да буллитлар сериясендә хәл ителде. Греция җыелма командасы гандболчы кызлары көндәшләреннән отышлырак чыгыш ясадылар һәм үзләренең беренче дөнья чемпионатлары финалына чыктылар – бу турнирның төп көтелмәгән очрагы. Бразилия кызлары һәм Испания кызлары нәтиҗәдә “бронза” өчен, Греция һәм Норвегия командалары “алтын” өчен көрәшәчәкләр.