Татарстан башкаласында пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты төгәлләнде: Греция хатын-кызлар командасы һәм Бразилия ир-атлар командасы дөнья чемпионаты җиңүчеләре булып танылдылар. Бразилия ир-атлары җиңүе көтелгән булса, Греция кызларының бу турнирдагы җиңүләре чып-чын сенсация булды – дөнья чемпионаты дебютантлары турнирны беренче омтылыштан ук яуладылар.
Йомгаклау уен көне ир-атлар арасында кызыксындыру раундыннан башланды: яңазеландиялеләр турнирда бер тапкыр да җиңә алмадылар – 15 нче урын өчен матчта алар ике сетта Уругвай командасына отылдылар һәм иң соңгы урында калдылар. Австралиялеләр Вьетнамны ышанычлы рәвештә оттылар һәм уен беркетмәсендә 13 нче урында калдылар. Аргентина җыелма командасы 11 нче урын өчен уенда АКШ командасын буллитлар сериясендә генә ота алды. Тугызынчы урын өчен Катар һәм Оман командалары уйнады – Катар гандболчылары төгәлрәк булып чыктылар һәм Казанда җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Дания һәм Иран җыелма командалары җиденче урын өчен көрәштеләр,бу уенда ике сетта Европалылар отышлырак булып чыкты. Россиялеләр һәм испаннар АКШта 2019 елда Бөтендөнья Олимпия спорт төрләре булмаган уеннарга бару юлламасын бирә торган бишенче урын өчен уенда очраштылар. Пиреней ярымутравы вәкилләре мәйданда үзләрен бик ышанычлы тоттылар һәм Казанда узган дөнья беренчелегендә җиңеп чыктылар. Россия җыелма командасы исә алтынчы урында калды.
Хатын-кызлар командалары арасында 15 нче урын өчен уенны Таиланд һәм Австралия җыелма командалары ачты: буллитлар сериясендә азиатлар уңышлы чыгыш ясадылар һәм җиңеп чыктылар. Кытай Тайбэе һәм АКШ 13 нче урын өчен уенда очраштылар. Америка кызлары көндәшләренә отылдылар һәм 14 нче урында калдылар. Француз кызлары һәм мексикалылар 11 нче урын өчен уйнадылар: Мексика командасы отылды. Вьетнам һәм Уругвай тугызынчы урынны бүлештеләр: Азия кызлары бу уенда төгәлрәк һәм җитезрәк булып чыктылар. Россия һәм Парагвай кызлары җиденче урын өчен уйнадылар: бу уенда Россия кызлары көндәшләрен 2:0 исәбе белән оттылар. Бишенче урын өчен уенда Дания һәм Польша кызлары очрашты – командалар откан периодлары белән алмаштылар, буллитларда исә Дания кызлары остарак булып чыкты.
Көннең төп матчлары кичке сессиядә узды: аны бронза медальләр өчен уенда Бразилия һәм Испания кызлары ачып җибәрде. Ике ел элек бу командалар Венгриядә планета беренчелеге “алтыны” өчен уенда очрашканнар иде, ә менә Казанда алар ярымфинал этабында калдылар - Бразилия кызлары Норвегиягә, ә гамәлдәге дөнья чемпионкалары булган Испания кызлары буллитлар сериясендә Грециягә отылдылар. “Бронза” матчының беренче минутлары Мария Санчез Эрнандесның травма ауы белән истә калды: кыз кулын авырттырды һәм уеннан чыгарга мәҗбүр булды. Беренче период экваторына таблода 6:6 саннары янып тора иде, әмма соңыннан Бразилия кызлары тыныч һәм ышанычлы рәвештә уйнадылар. Бу аларга җиңүгә барып җитәргә көч бирде. Бразилия Казандагы дөнья чемпионатында бронза медаль иясе булды, Испания дүртенче урында калды.
Ир-атлар командалары арасында бронза медаль өчен Швеция һәм Венгрия командалары көрәште. Венгрлар ике ел элек үзләрендә узган чемпионатта дүртенче калганнар иде, ә Россиядә нәтиҗәләрен яхшырта алдылар: чрекфиналда алар турнир хуҗаларын оттылар, ярымфиналда гамәлдәге дөнья чемпионнары булган хорватларга отылдылар. Матч стартында нәкъ менә венгрлар капкачылары Норберт Витарис коткаруы аркасында өстенлеккә ия булганнар иде инде - уен вакыты чыгарга бер минут кала аларның алты очко өстенлекләре бар иде. Пляж гандболында мондый нәтиҗәне үзгәртеп булмый: венгрлар сетны җиңүгә илтеп җиткерделәр. Шведлар исә ял итеп алган биш минут эчендә хаталар өстендә эшләгәннәр һәм икенче период уртасына инде алты очко өстенлек алар ягында иде. Венгрлар исә артык дулкынланмыйча гына финал сиренасына кадәр ярты минут калгач алга чыга алдылар. Венгрлар өчен “бронза” голын Патрик Визеш кертте, ә шведлар үзләренең дебют чемпионатларында дүртенче урында калдылар.
Хатын-кызлар финалы бик көтелмәгәнчә килеп чыкты –Греция командасы финалга чыгар дип беркем дә уйламаган иде. Норвегиягә дә артык ышаныч белдермәделәр. Казанда “алтын” өчен көрәшне Греция командасы бик актив башлады, норвегиялеләр исә көндәшләрен тиз үк куып тотып, хәлне тигезләп куйдылар. Греция алга баруын дәвам итте, Норвегия кызлары да бирешергә уйламадылар, шулай итеп эш буллитларга барып җитте. Уенның бу өлешендә Греция отышлырак булып чыкты – планета беренчелеге дебютанты булган Греция җиңүче булып танылды.
Казанда узган дөнья беренчелегендә торт өстендәге чия булып Хорватия һәм Бразилия командалары арасындагы уен торгандыр. Бу көндәшләр “алтын” матчында инде рәттән өченче тапкыр очрашалар – дүрт ел элек Бразилиянең Ресиф шәһәрендә бразилиялеләр җиңде, Будапештта узган планета беренчелегендә хорватлар өстенлек алды. Мондый көчле командалар очрашуларында барысын да детальләр хәл итә. Беренче периодта финал сыбызгысына кадәр биш сенунд кала кергән Жоао Пауло Соуза тубы хәлиткеч роль уйнады – дебют сетында ул бразилиялеләргә җиңү китерде. Икенче период та беренчесе кебек үк сценарий буенча узды: Хорватия алдан барды, Бразилия куып җитте. Нәтиҗәдә уен бетәргә ике минут кала бразилиялеләр ике очко өстенлектә баралар иде, хорватларга бу араны тиз үк ябарга туры килде. Бразилиялеләрнең әле туп кертер өчен сигез минут вакытлары бар иде. Әмма тупны төп вакыт аралыгында кертү насыйп булмады, бары тик “алтын гол” кагыйдәсе генә ярдәмгә килде. Бразилиялеләрне һаман да шул Соуза коткарды. Алар тарихта бишенче тапкыр пляж гандболы буенча дөнья чемпионнары булдылар.