Казанда җиңел атлетика күп төр ярышлар буенча Россия команда чемпионаты башланып китте

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Казанның Үзәк стадионында бүген Җиңел атлетика күп төр ярышлар буенча Россия команда чемпионаты башланып китте. Өч көн барган ярышлар дәвамында илнең иң яхшы җыелма командалары ачыкланачак. Ярышларда катнашыр өчен Татарстан башкаласына 96 спортчы килде.

Турнирда һәр команда дүрт ир-ат һәм дүрт хатын-кыз белән тәкъдим ителә. Ир-атлар ун төр ярышта (100 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү, ядрә ыргыту, биеклеккә сикерү, 400 метрга йөгерү, киртәләр аша 110 метрга йөгерү, диск ыргыту, колга белән сикерү, сөңге ыргыту, 1500 метрга йөгерү), хатын-кызлар исә җиде төр ярышта (киртәләр аша 100 метрга йөгерү, биеклеккә сикерү, ядрә ыргыту, 200 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү, сөңге ыргыту, 800 метрга йөгерү) көч сынашалар. Команда исәбендә беренче булган команда иң яхшы чыгыш ясаган өч ир-атның һәм өч хатын-кызның баллары суммасы буенча билгеләнә.

Бүген беренче ярышлар узды. Киртәләр аша 100 метрга йөгерү, биеклеккә сикерү һәм ядрә ыргыту ярышларыннан соң хатын-кызлар арасында Татарстаннан Мария Павлова иң күп очко җыйды (2730 очко). Икенче урында Ростов өлкәсе һәм Санкт-Петербургны тәкъдим итүче Александра Бутвина, аның нәтиҗәсе 2628 очко. Өченче урында Пенза өлкәсеннән Марина Пшичкина (2531 очко).

Ир-атлар 100 һәм 400 метрга йөгерүдә, биеклеккә һәм ознлыкка сикерүдә, ядрә ыргытуда ярыштылар. Көн нәтиҗәләре буенча Артем Лукьяненко (Мәскәү, Ростов өлкәсе) лидер, ул 4041 очко җыйды. Икенче урында Кемерово өлкәсеннән Андрей Фомичев , аның нәтиҗәсе 3989 очко. Өченче урында 3973 очко җыйган Евгений Лиханов (Мәскәү, Красноярск крае).

Җиңел атлетика күп төр ярышлар буенча Россия чемпионаты ел саен Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе яклавы астында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International