Казанда регби-7 буенча Европа Гран-При сериясе этабы матчларына керү бушлай булачак

2018 елның 17 августы, җомга

Татарстан башкаласы быел хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа гран-при сериясе этабын бишенче тапкыр кабул итәргә әзерләнә. Европа чемпионкалары титулын саклап калырга омтылучы Россия командасына теләгән һәркем көч биреп тора ала – турнир матчларына керү бушлай булачак. Ярышлар 1 нче һәм 2 нче сентябрь көннәрендә Үзәк стадионда уза.

1 нче сентябрьдә матчлар 10.00 сәгатьтә башлана: көн программасын Франция һәм Германия җыелма командалары арасындагы ярыш ачып җибәрәчәк. Гомумән алганда көн дәвамында һәр команда өчәр матч уздырачак: мисалга, Россия кызлары Португалия, Шотландия һәм Уэльс командаларына каршы уйнаячаклар.

Турнирның икенче көнендә җанатарлар плей-офф матчларын карап хозурлана алачаклар - уеннар бу көнне дә 10.00 сәгатьтә башлана. Икенче ярышлар көне нәтиҗәләре буенча Казан этабының һәм бөтен Европа гран-при сериясенең җиңүчеләре билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International