Казан йөзү буенча FINA дөнья кубогының 2018 елдагы беренче этабын кабул итә

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Йөзү буенча FINA дөнья кубогының 2018 ел сезонындагы беренче этабы 7-9 нчы сентябрь көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда узачак. Турнир бөтен дөньядан 250ләп йөзүчене үзенә җыячак. 23 ил вәкилләреннән заявкалар алынган инде. Алар арасында көчле спортчылар: Катинка Хоссу (Венгрия), Сара Шестрем (Швеция), Чад Ле Кло (КАР), Юлия Ефимова, Владимир Морозов, Антон Чупков, Кирилл Пригода, (Россия), Митчел Ларкин (Австралия) һәм башка йолдызлар бар.

Йөзү буенча дөнья кубогы – дәрәҗәле халыкара турнир, ул FINA халыкара йөзү федерациясе тарафыннан ел саен уздырыла. Ярышлар өч кластерга бүленгән 7 этаптан торалар. Беренче кластерга Казанда һәм Дохада уздырыла торган этаплар, икенче кластерга – Эйндховенда һәм Будапештта уздырыла торган этаплар, өченче кластерга исә Пекинда, Токиода һәм Сингапурда уздырыла торган этаплар керә.

Йөзү буенча FINA дөнья кубогының 2018 елдагы ярышлары календаре

1 кластер

1 этап – 7-9 сентябрь  – Казан (Россия)
2 этап – 13-15 сентябрь – Доха (Катар)

2 кластер

3 этап – 28-30 сентябрь – билгеләнеш буенча 
4 этап – 4-6 октябрь – Будапешт (Венгрия)

3 кластер

5 этап – 2-4 ноябрь  – Пекин (Кытай)
6 этап – 9-11 ноябрь – Токио (Япония)
7 этап – 15-17 ноябрь – Сингапур (Сингапур)

Беренче кластердагы ярышлар 50 метрлы бассейннарда уза, анда программаның индивидуаль төрләрендә һәм 2 эстафетада медальләрнең 32 комплекты уйнатыла. Икенче һәм өченче кластерлар үз эченә 34 индивидуаль дистанциядә һәм 2 эстафетада 25әр метрлы бассейннарда ярышларны ала. Спортчыларга чиксез күләмдәге дистанцияләрне йөзү рөхсәт ителә, әмма рейтинг очколарын санаганда бары тик өч иң яхшы нәтиҗә генә исәпкә алыначак. 

Ярышларга билетларны Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайтында онлайн-режимда алырга була. Ярышлар уздырылган көннәрдә билетлар шулай ук Су спорт төрләре сарае кассаларында да булачак. Билетларга бәяләр 200 сумнан алып 300 сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International