Казанда 25-26 нчы август көннәрендә узган Red Bull Air Race ярышларын карарга беренче көнне 55 мең кеше килгән. Инде билгеле булганча, ярышларда Master классының - 14, Challenger классының - 6 пилоты катнашты.
Red Bull Air Race авиаярышларының Казан этабында Challenger классында квалификациядә шимбә көнне КАР пилоты Патрик Дэвидсон җиңде. Red Bull Air Race чемпионатында бу ярыш аның карьерасында өченчесе. Давидсон Казан этабында дистанцияне 57,437 секундта очып узды. Икенче урында француз кызы Мелани Астелс, аның нәтиҗәсе 58,399 секунд. Призлы өчлекне америкалы Кевин Коулман (58,751 секунд) япты. Казанда узган ел узган ярышларда Дәгъвачылар кубогы җиңүчесе булган Кенни Чан, җиңүчедән өч секундка калышып, квалификациядә алтынчы булып килде.
Германиядән булган пилот Маттиас Дольдерер Red Bull Air Race тарихында “Белый Кремль” кубогына ия булган беренче пилот. Red Bull Air Race ярышларының Казан этабында Masters категориясендә квалификация җиңүчесенә бирелә торган яңа трофейны аңа “Татспиртпром” компаниясе генераль директорының беренче урынбасары Ринэль Нуретдинов тапшырды дип хәбәр итә “Татар-информ” МА.
“Белый Кремль” кубогы — Red Bull Air Race ярышларының Казан этабында Masters категориясендә квалификация җиңүчесенә бирелә торган махсус приз. Яңа трофей турнирның “Белый Кремль” милли генераль партнеры һәм “Святая Чаша” милли рәсми партнеры тарафыннан гамәлгә куелган.
Дольдерер дистанцияне 52,615 секундта узды. Моннан тыш немец пилотының әлеге нәтиҗәсе Казандагы трассада күрсәтелгән иң яхшы нәтиҗә булып танылды. Икенче урында америкалы Майкл Гулиан, ул җиңүчедән бары тик 0,2 секундка гына калышты. Гулиан артыннан, 52,969 секундлы нәтиҗә белән испан пилоты Хуан Веларде килде. Red Bull Air Race ярышларының Казан этабында узган ел җиңүче булган Кирби Чемблисс квалификациядә Дольдерердан 1,247 секундка калышып, 8 нче булды.
Казан авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабын икенче тапкыр кабул итә – 2017 елның июлендә Red Bull Air Race ярышлары биредә беренче тапкыр узган иде. Быел ярышлар трассасы үзгәртелде. Узган ел ул Кремль яр буе буенча сузылган булса, быел әйләнә формасында итеп эшләнгән һәм “Казан” гаилә үзәгеннән алып Кремль яр буеның Кремльгә якынрак булган өлешеннән матур күренешләрне колачлый.
“Пилотлар техник яктан гадирәк, әмма бик тиз һәм мавыктыргыч булган трассаны югары бәяләделәр”, - дип белдерде матбугат конференциясендә Red Bull Air Race авиаузышлары буенча дөнья чемпионаты директоры Джим Ди Маттео.
“Россия – дөньякүләм спорт ярышларын оештыру буенча бөтен дөньяга танылган ил. Быел безнең ярышлар Футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң узды. Без зур авиация гаиләсе булып бирегә кабат кайтуыбызга шатбыз”, - диде ул.