Мартин Шонка Red Bull Air Race ярышларының казанда узган этабы җиңүчесе

2018 елның 26 августы, якшәмбе

Чех пилоты Мартин Шонка Red Bull Air Race ярышларының Казанда 25-26 нчы август көннәрендә узган этабында җиңүче булып танылды. Ярышларда Master классының - 14, Challenger классының - 6 пилоты катнашты.

“Минем өчен бу чын мәгънәсендә шатлык – биредә, Казанда җиңүемә бик шатмын! Җылы кабул итүегез өчен рәхмәт! Майкл Гулиан темпны киметергә юл куймый, миң аңа һәм башка пилотларга бик рәхмәтле. Безнең команда бик күп эшләде, биредә барысы да бик оешкан рәвештә барды”, - дип белдерде җиңүче ярышлардан соң оештырылган матбугат конференциясендә.

Шонка атна буе очышының идеаль траекториясен эзләп мәш килде, әмма барысы да беренче раундта хәл ителде дә куйды һәм аны туктатыр көч табылмады. Финалда чех соңгы булып очты һәм үзенең Майкл Гулианны узарга тиешлеген белә иде.

Беренче арадаш нәтиҗәдән соң Шонка Гулианны эзәрлекләүдән туктады, әмма вертикаль борылыштан соң америка пилотын куып җитә язды.  Трасса уртасында ул инде аны 0,375 секундка узып та китте, әмма өстенлеген шунда ук югалта да башлады. Ахыр чиктә чех җиңүне саклап кала алды, Гулианнан 0,115 секундка алдарак килде. 

Кирби Чемблисс “дүртлек финалында” стартка беренче булып чыкты һәм бик шәп темп алды – 52, 304 сек. Аның артыннан Гулиан очты һәм ахырга кадәр аларның кайсы җиңәчәген ачыклап булмады. Нәтиҗәдә Гулиан ватандашын 0,115 секундка узып китте. 

Финалның чираттагы катнашучысы Хуан Веларде иде, әмма испанлы тиз һәм штрафларсыз очуына карамастан, техаслыны подиумнан этеп төшерә алмады һәм дүртенче урынга калды. Хәшер Майкл Гулиан кабаттан 55 очко белән турнир таблицасы башында тора, Шонка һәм Мэтт Холл икенче урынны бүлешәләр – 49 очко.

Казан авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабын икенче тапкыр кабул итә – 2017 елның июлендә Red Bull Air Race ярышлары биредә беренче тапкыр узган иде. Быел ярышлар трассасы үзгәртелде. Узган ел ул Кремль яр буе буенча сузылган булса, быел әйләнә формасында итеп эшләнгән һәм “Казан” гаилә үзәгеннән алып Кремль яр буеның Кремльгә якынрак булган өлешеннән матур күренешләрне колачлый. Бәлки шуңадыр да, быел ярышларны карарга килүчеләр гаять күп – 128 мең кеше булды (беренче көнне - 55 мең, икенче көнне - 73 мең кеше).

“Быел трасса үзгәртелде. Без аның техник яктан никадәр катлаулы икәнлеген аңладык, һәм безнең өчен бу, сүз дә юк, үзенчәлекле ярыш булды. Бу этапта җиңүебезгә бик шатбыз. Бөтен тырышлыкны максималь эшкә җигәргә кирәк иде. Җиңү безгә бик мөһим. Казан – искиткеч шәһәр. Аны теләгәнчә карап хозурланырга вакыт җитмәве генә кызганыч, - диде Мартин Шонка.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International