Универсаль Амеде һәм тәҗрибәле Михальцова: регби-7 буенча Европа чемпионатының Казан этабы йолдызлары

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-при сериясенең Казан этабы сезонның йомгаклау турниры булачак. Татарстан башкаласының Үзәк стадионы кырында турнирда җиңү өчен кискен көрәш көтелә. Россия һәм Франция җыелма командалары төп фаворитлар.

Россия командасының төп лидеры булган Алена Михальцова Казанга киләчәк. Моннан тыш Михальцова Россия җыелма командасының капитаны һәм төп йолдызы да булып тора: Дөнья сериясендә ул 84 матчта 366 очко җыйган. Узган сезонда Михальцова 20 уенда 22 омтылышны гамәлгә ашырган.

Француз кызларын үз артыннан 22 яшьлек Монсеррат Амеде ияртеп бара – регбига килгәнче спортчы кыз гимнастика һәм гандбол белән шөгыльләнгән. Әмма яшел газонда озынча туп белән уйнала торган уенда да аның эшләре гөрләп бара: 2017/2018 еллар сезонының Дөнья сериясе барышында ул командасына 135 очко китерде, бу исә Франция җыелма командасының иң яхшы нәтиҗәсе булды. Амеде чын мәгънәсендә универсаль уенчы.

Европа чемпионатының француз этабында иң яхшылар өчлеген Ирландия җыелма командасы япты, моңа исә Люси Малхолл зур тырышлык куйды. Бу сезонда спортчы кыз үз командасы өчен 27 матч уздырды һәм аларда 85 очко җыйды. Нәтиҗәлелек Малхоллның төп өстенлекләренең берсе – Ирландия җыелма командасы формасында уздырган 80 очрашуда ул 249 очко җыйды. Казанда да уңышлы уйный алса, аның көндәшләренә бик авырга туры киләчәк.

Англия җыелма командасының да Европа чемпионатының Казандагы этабында шанслары зур: регбичы кызлар барысыннан да артыграк – 6 тапкыр Европа Гран-при сериясен откан кызлар. Франциядә узган уенда Англия кызлары дүртенче булдылар, Казанда исә алар үзләрен акларга бик тырышачаклар. Мондый ситуациядә команда өчен 93 матчта 172 очко җыйган Хизер Фишер уйнавы бик зур әһәмияткә ия.

Испания җыелма командасын да исәптән сызып ташларга ярамый: 15 Европа чемионатында регбичы кызлар 8 тапкыр турнир призерлары булганнар. Испания командасы – Европадагы иң серле командаларның берсе, төп йолдызлары исә 28 яшьлек Патрисия Гарсия. Ул турнир тарихында да, узган сезон ярышлары буенча да Дөнья сериясенең иң нәтиҗәле уенчысы булып кала. Моннан тыш Гарсия 2016 елда Рио-де-Жанейрода узган Олимпиадада да катнашты, бу да тәҗрибәле регбичыга класс өсти. Испания җыелма командасының уңышы нәкъ менә аннан тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International